Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район халкын, кунакларны Сабантуй бәйрәменә чакырабыз!

Район Сабан туе 9 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә

ПРОГРАММАДА:

- балалар көрәше (10.00 сәгатьтә);
- ГТО нормаларын тапшыру  (10.00 сәгатьтә);
- театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә);
- олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш;
- волейбол (ирләр, хатын-кызлар);
- шахмат (ирләр, хатын-кызлар);
- шашка (ирләр, хатын-кызлар);
- 3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар;
- “Сабантуй гүзәле” дигән татар кызлары конкурсы;
- җиңел атлетика (үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар);
- чүлмәк вату;
- ат чабышы (13.00 сәгатьтә);
- турникта тартылу;
- капчык киеп йөгерү;
- гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар;
- парашюттан сикерү (14.00 сәгатьтә);
- капчык сугышы;
- муенга аркан киеп тартышу (ирләр);
- әтәч куып тоту;
- йомырка салынган  кашыкны авызга кабып йөгерү (ирләр, хатын-кызлар);
- колгага менү;
- мас-рестлинг – таяк тартышу;
- чиләк һәм көянтә белән су ташу (ирләр, хатын-кызлар);
- аякка итек киеп йөгерү;
- катыктан акча эзләү;
- аркан тартышу;
- тачка белән ярышу;
- бүләкләр кисү;
- сумо көрәше;
- көрәш батырларын бүләкләү (17.00 сәгатьтә).

Сабантуйда Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, районның танылган артистлары, үзешчән сәнгать осталары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр хезмәт күрсәтәчәк.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk