Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Равилә Иделләрнең кызыклы китаплары сезне көтә!

Китап татар халкының тарихы, язмышы белән кызыксынучы һәр кешенең дә игътибарын җәлеп итәр дип уйлыйбыз

Хөрмәтле укучылар! Сезгә 2016 елда басылып чыккан “Харбин – Истанбул, һәр көн истә ул! китабын укырга киңәш итәбез. Бу китап ата-баба туфрагыннан еракта – Кытай илендә туып, бала чагының иң татлы көннәрен Харбинда үткәргән, Монголиядә яшәп, хәзер Төркиянең Истанбул каласында гомер итүче Равилә Иделләр тарафыннан язылган. Равилә Иделләр – Октябрь революцисеннән соң чит илгә китәргә мәҗбүр булган, сәйләннәрдәй сибелгән татар халкының газиз бер баласы. Автор әти-әнисе һәм үзе яшәгән чорның, шул мохитнең үзенчәлекләрен, татар мөһаҗирләренең яшәү өчен көрәшен, туган илен сагынулары, сагыш-газап тулы михнәтле язмышларын сурәтли.
Китап татар халкының тарихы, язмышы белән кызыксынучы һәр кешенең дә игътибарын җәлеп итәр дип уйлыйбыз.

Гөлсәрия Галиева, китап эшкәртү бүлеге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk