Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рамазан аен озатканда...

Рамазан ае дәвамында без ураза тоттык, таң атар алдыннан гаиләләребез белән сәхәр ашадык, кичләрен исә мәчетләрдә яки кунакка чакырган кардәшләребез өендә, мул табыннар янына күркәм бер җәмәгать булып тупланып, ифтар кылдык.

Әле күптән түгел генә бик тә кадерле кунак булып килгән Рамазан аен озатырга да вакыт җитте. Шушы гает алды көннәрендә мөселманнар ике төрле хис кичерә. Беренчесе – шатлык, чөнки бер ай дәвамында ураза тотып, үзен мөэмин-мөселман санаган һәркем: “Аллаһ кушкан гамәлне үтәдем”, - дип шатлана. Икенчесе исә – сагыш, бик тә кадерле булган нәрсә белән саубуллашу сәбәпле моңаю...

Рамазан ае дәвамында без ураза тоттык, таң атар алдыннан гаиләләребез белән сәхәр ашадык, кичләрен исә мәчетләрдә яки кунакка чакырган кардәшләребез өендә, мул табыннар янына күркәм бер җәмәгать булып тупланып, ифтар кылдык. Бәрәкәтле сый-нигъмәтле ифтар мәҗлесләреннән соң, ихлас иманыбыз барчабызны да саф-саф итеп тәравих намазларына җыйды. Нәкъ менә шушы изге айда күп кешеләргә гомерләрендә беренче тапкыр ураза тотарга, намазга басарга насыйп булды.

Шушы ай дәвамында без башкаларга карата мәрхәмәтле булырга тырышып, күбрәк игелек-изгелек эшләргә омтылдык. Ураза гыйбадәте безне суның, икмәкнең кадерен белергә, Аллаһы Тәгалә безгә биргән бик күп тәмле-татлы ризыкларга шөкер итәргә өйрәтте. Шушы айда без заманында әби-бабаларыбыз кичергән ачлык, мохтаҗлык төшенчәсен аңладык, хәзерге вакытта авыр тормышта яшәүчеләрнең хәленә төшенеп, күпкә шәфкатьлерәк булдык.

Рамазан ае безне һәрьяктан тәрбияләде, нәфесебезгә хуҗа булырга өйрәтте, чөнки шушы фазыйләтле чорда мөселманнар карын белән генә түгел, тел, күз, колак белән дә ураза тотты, ягъни төрле начар сүзләрдән, гайбәттән, шәһвәттән дә тыелып торды. Шунысы да игътибарга лаектыр: кайбер кешеләр изге айның тәэсирендә үзләрен кулга алып, аракы эчүдән туктады, тәмәке тартуны ташлады, зина кылудан баш тартты. Гомумән, Рамазан ае күпләргә начар гадәтләрдән арынырга, рухи мәгънәдә камилләшергә ярдәм итте. Әйе, мөселманның төп максаты – Аллаһка гыйбадәт кылу нәтиҗәсендә күркәм әхлак булдыру (уразада ашамыйча-эчмичә тору исә шушы төп максатыбызны һәрдаим искә төшерде).

Шулай итеп, шушы Рамазанда Аллаһ Сүбехәәнәһү вә Тәгәәлә күңелләребезне пакьләп, иманнарыбызны ныгытты, тәннәребезне савыктырды, алдагы гыйбадәтле, саваплы, илаһи нур белән яктыртылган тормышка әзерләп, юнәлеш бирде. Хәзерге олы бурычыбыз – ирешкәннәребезне югалтмыйча, Аллаһ ризалыгында булып яшәвебезне дәвам итү. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә күңелләребездә кабызган хакыйкый иман нуры сүрелмәсен, барчабызга да Ул кушканча яшәүнең әһәмиятен аңлап, калган гомеребезне гамәл-гыйбадәттә үткәрергә насыйп итсен.

Ришат КУРАМШИН

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X