Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Райондашыбыз ничек мошенниклар кулына эләгүе турында сөйләде

Кешеләрдән мошенниклар турында ишеткәне булса да, үз башына төшмәгәч, игътибарга алмаган.

50 яшьлек ир районыбызның бер авылыннан, күмәк хуҗалыкта эшли. Ул интернет челтәрендә яңалыклар белән танышып утырганда, «50 мең сумга кадәр өстәмә акча эшләү мөмкинлеге» дигән рекламага тап була. Үзенең әйтүе буенча, кызыксынып китә дә ниләр бар икән дип кереп карый, заявка җибәрә. Икенче көнне моңа шалтырату килә. Бер хатын-кыз аңа барысын да аңлата, тиз һәм ансат кына акча эшләп була дип сөйли. 

— Яңа танышымның әйтүе буенча, телефонга иң элек скайп, аннары тагын ниндидер бер кушымта йөкләдем. Аралашу узган елның ноябреннән башланган иде, быелның февраленә кадәр дәвам итте. Шалтыратышып, сөйләшеп тордык, мин банк картасында акчаларым беткәч, берничә җирдән кредит алдым һәм аларга күчердем. Көн саен керем булыр, тиздән әлеге акчаларым кире кайтыр дип өметләндем. Кредит түләргә кулымда бер тиен дә калмагач, сеңлемнән әҗәткә акча сорап бардым да аңа сөйләдем. Әле әти-әни, башка туганнар бу турыда белми. Бүгенге көндә банкларның берсенә ай саен — 7, икенчесенә 17 мең сум түлим. Кредитны биш елга рәсмиләштергән идем, процентлары да әз түгел, — ди райондашыбыз, үзенең ялгышы өчен үрсәләнеп. 

— Скайптан аралашканда ул кешеләрнең йөзләрен күрдегезме соң, дүрт айга якын вакыт эчендә алардан бераз булса да акча килдеме? — дим.

— Тавышлары ишетелсә дә, экранда ниндидер рәсем генә аларның. Шалтыраткан саен керем алуның графигын күрсәтәләр, тиздән зур суммада акча көтегез дип ышандыралар иде. Алар миңа бер банкның картасын да ачтырды әле, бераз акча да күчерделәр. Әмма икенче көнне үк тагын сорыйлар да мин шуларны ук җибәрә идем. 2-3 мең сумнан башлаган идек, ставка атна-айлар узган саен артты гына. Күмәк хуҗалыкта хезмәт хакы аз, 17 мең сум. Аңа тагын 50 мең сум өстәлсә, ничек яхшы булыр иде дип уйлаган идем дә бит, тозакка төштем, — дип сөйләде ул. — Таныш түгел кешеләрнең матур сүзләренә ышанмагыз, юкса, булган тиеннәрегездән дә коры калачаксыз. Әлеге очрак миңа яхшы «дәрес» булды. 

Кырыгалдарлар ятьмәсенә эләккән ир кеше газета укымый икән. Кешеләрдән мошенниклар турында ишеткәне булса да, үз башына төшмәгәч, игътибарга алмаган. Хәзер үкенәм, ди.

Әмма эш узгач, ни файда?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk