Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы Сергей Димитриев район ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр белән очрашты

Чарада катнашкан район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, дин әһелләре һәм башкалар батыр егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын, гаиләләрен сөендерүләрен теләде.

Бүген район ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр һәм аларның гаиләләре белән очрашу үткәрелде. Бу барыбыз өчен дә гади генә кичә түгел, ә батырлык, сабырлык һәм бердәмлек хисләрен тагын бер кат искә төшергән йөрәк җылысы тулы вакыйга булды. Монда җыелган һәркемнең йөрәгендә бер теләк – егетләргә тыныч тормыш, аяз күк йөзе өчен рәхмәт әйтү.

Чарада катнашкан район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, дин әһелләре һәм башкалар батыр егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын, гаиләләрен сөендерүләрен теләде.

- Сез - махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкларда безнең илебезне, ә тормыш иптәшләрегез монда гаиләгезнең тылын саклый. Гаилә кеше тормышында бик зур әһәмияткә ия, аның кадерен белергә кирәк. Ә районда матур гаилә үрнәкләре бик күп, 60,70 елдан артык тигезлектә гомер итүчеләр бар. Шуңа күрә барыгызга да саулык-сәламәтлек, иминлек телим. Җиңү белән гаиләләрегез янына, районга кайтып, матур итеп яшәргә насыйп булсын, - диде Сергей Димитриев. 

Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең үзләре дә сүз алды. Аларның сөйләгән сүзләре - фронтның чын йөзе, чынбарлык тавышы. Һәркайсы ил, халык, гаилә өчен иң кыен вакытларда да сынмый, сыгылмый бурычын үти.

- Иң беренче чиратта, безне көтеп алган тормыш иптәшләребезгә рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә. Мин Нократ Аланы районының Түбән Шөн авылыннан.  Махсус хәрби операциягә Кукмара районыннан китәргә туры килде. Аннан кайтканнан соң, гаиләбез белән Кукмара җирлегенә килеп урнаштык. Район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, ярдәм иттеләр, эшкә урнашырга булыштылар, документларны тәртипкә китердек. Бүгенге көндә мин “ТБ-Ресурс” оешмасында директор урынбасары булып эшлим. Калган егетләргә дә гаилә ныклыгы, исән-сау әйләнеп катуларын телим, - диде хәрби хәрәкәтләр ветераны Илнур Сафин.

 

Махсус хәрби операциядә катнашучы Фаил Шакиров та солдат өчен гаиләнең әһәмиятен тагын бер кат ассызыклап үтте. “Өйдә барысы да әйбәт булганда, безнең дә күңелгә рәхәт, кайтуы да күңелле”, - диде ул. 

Кукмарадан Руслан Арсланов - Чечня, Грузия, Украинада барган хәрби хәрәкәтләр ветераны. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң, тормышын хәрби юнәлештә дәвам итәргә була. Бүгенге көндә алар тормыш иптәше Чулпан белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

- 2018 елда мин кабат контракт төзедем, шуннан соң гаилә белән Владикавказга киттек. Балалар шунда балалар бакчасына йөрделәр, хатыным эшкә урнашты. Ә безне Кырымга өйрәнүләргә җибәрә башлагач, гаиләне туган якка озаттым. 2022 елның май аенда махсус хәрби операциягә киттем. Запорожск юнәлешендә взвод командиры булып хезмәт иттем. Минем карамакта егетләр булгач, алар өчен борчыла идем. Ә болай матди кыенлыклар күрмәдек, гуманитар ярдәм килеп торды, оборона министлыгыннан тәэмин ителеш булды. Гаилә белән гел хәбәрләшеп торырга тырыштым, бер шалтырату өчен унар чакрым ара үткән вакытлар да булды, - дип сөйләде ул. 

Беренче гимназиядә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче  Зөһрә Галиуллинаның кайнатасы Руслан Алмаз улы 2022 елның октябрь аеннан махсус хәрби операциядә катнаша.

- Әти өч ел инде махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Аңа өч туган көнен шунда каршыларга туры килде. Ул - бик батыр йөрәкле кеше, үз иленең чын патриоты. Без аның белән горурланабыз. Авырган вакытында кайткач, без аны калырга күпме үгетләсәк тә, ул миңа хезмәттәшләрем янында булырга, илне сакларга кирәк дип җавап бирә иде. Әти бик җаваплы, үзенең һәр сүзенә җавап бирә. Шул ук вакытта бик йомшак күңелле, олы йөрәкле. Отпускыга кайткач та, барлык күршеләр, дуслары, туганнар белән күрешеп чыга. Без дә кулыбыздан килгәнчә аңа булышырга тырышабыз, гимназия коллективы, иремнең эш урыны – металл савыт-сабалар заводыннан да бик күп ярдәм итәләр, бик зур рәхмәт, - диде Зөһрә Фәнис кызы. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев