Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Рафак Хәлиуллин: Шартлар үтәлмәсә, субсидия кире кайтарыла

    Районда комиссия төзелде, ул алынган субсидияләр буенча килешүнең үтәлешен контрольдә тота.

    Районда 12 күмәк хуҗалык, 150дән артык крестьян-фермер, 15 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә.

    Авылларны саклап калу, кече эшмәкәрлекне үстерү һәм яңа эш урыннары булдыру, яшьләрне авыл җирлекләренә тарту максатында, крестьян-фермер хуҗалыгын (КФХ) үстерү буенча комплекслы чаралар күрелә. 

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин сүзләренә караганда, 2019 елда районда дүрт КФХ – «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы кысаларында 66 миллион 127 мең сумлык, дүрт КФХ – «Эш башлаучы фермерларга ярдәм» программасы буенча 9 миллион, биш КФХ «Агростартап» буенча 16 миллион 994 мең сумлык грант алды. Дәүләт ярдәменә ия булган һәр хуҗалык грант шартларын үтәү буенча килешү төзеде.  

    Реклама

    Узган елның август аенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты белән берлектә крестьян-фермер хуҗалыкларына бирелгән грантлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар алган субсидияләр буенча тикшерү уздырылды. Мини-ферма белән бәйле субсидия алган хуҗалыклар сыер малларын тиешле сангача җиткермәгән һәм килешү шартларын үтәмәгән очракта субсидияне кире кайтарырга тиеш. Тикшерү вакытында өч шәхси ярдәмче хуҗалык 360 мең сум акчаны кире дәүләткә кайтарды. Ике хуҗалыкның эше судка җибәрелде. Аларның берсе акчаларны кире тапшырды, ә икенчесенә дәгъва кире кагылды. Сентябрь аенда ике хуҗалыкка дәгъва хаты юлланган иде, алар шуннан соң терлекләрнең баш санын килешүдә каралган санга кадәр җиткерделәр һәм хуҗалык кенәгәсеннән күчермә тәкъдим иттеләр. 

    Районда грант алу буенча килешү йөкләмәсе һәм шартларын үтәмәгән крестьян-фермер хуҗалыклары да булды. Таләпләрне бозучыларның эшләре район эчке эшләр бүлегенә юлланды. Район суды карары нигезендә 1 миллион 200 мең сум грант ярдәменә ия булган бер кукмаралы гаепле дип танылды, аңа тиешле җәза бирелде. Грант акчаларын максатчан файдаланмау нәтиҗәсендә китерелгән зыянны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы файдасына кире кайтару буенча 2020 елның апрелендә суд булды. 

    Быел март аенда килешүнең мал саны һәм эш урыннары булдыру белән бәйле шартларын үтәмәгән унбиш КФХдан аңлатма язуы алынды. Июль аенда сигез КФХга шартларны үтәүнең мөһимлеге турында уведомление (белешмә) бирелде. 

    Районда авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария хезмәте, «Россельхозцентр» һәм район Башкарма комитеты хезмәткәрләреннән торган комиссия төзелде. Алар алынган субсидияләр буенча килешүнең үтәлешен контрольдә тота. Урынга чыгып карау актлары төзелә, карар чыгарыла. 
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: