Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәдүлә Ситдыйкова: Чигү үрнәкләренең кабатланганын яратмыйм

Сабантуй. Мәйдан уртасында көрәш бара. Батыр калган егетнең муенына чиккән сөлге урала. Күз явын алырдай бизәкләр төшерелгән сөлгегә күпме көч, хезмәт кергән...

Алтын куллы чигү остасы, кулъяулык, сөлге-тастымал, мендәр япмаларына халкыбызның милли бизәкләрен, рәсемнәр төшереп, шуларга берсеннән-берсе ачык төстәге җепләр белән җан өрүче Рәдүлә Ситдыйкова турында белмәүчеләр сирәктер. Йөрәк җылысын салып башкарылган хезмәт җимешләреннән нур бөркелә, яраткан шөгыленнән үзенә ямь һәм тәм таба ул.


...1973 елның 18 июле. Купка авылында яшәүче Миңнесәлимә белән Мидехәт Ситдыйковлар гаиләсендә икенче сабыйлары – Рәдүлә дөньяга аваз сала. Ямьле җәй уртасында туган сау-сәламәт кызчыкка нидер була: 1,8 яшьлек вакытта тән температурасы күтәрелә, авырый башлый. Табиблар аңа полиартрит дигән диагноз куйганнан соң, дәваханәләрдә ятып дәвалана. Ни кызганыч, көчле гормональ дарулар организмга тәэсир итү нәтиҗәсендә, кыска буйлы Рәдүлә тулысынча савыгып бетә алмый.


- Кызыбыз 8 яшенә кадәр йөри алмады. Аны мәктәпкә берничә атна гына күтәреп йөрттек тә, аннары өебезгә килеп укыттылар. 8 сыйныф белем алды ул, - дип башлады сүзне Миңнесәлимә апа. - Бер күрәзәче әбигә алып баргач, бик бәхетле (Славян тамырлары булган Рәдүлә исеме “бәхет” сүзеннән килеп чыккан. Әтисе Мидехәт кызына кешедә булмаган, сирәк очрый торган, мәгънәле исемне юкка сайламаган, - авт.) булса гына яшәр дип әйтте. Менә, Аллага  шөкер, 50 яше тула инде. Үз шөгыле бар, бер дә физик мөмкинлеге чикле дип тик ятмый.
Сигез яшьтән кул эше белән мавыгып киткән кыз мәктәптә укыганда ук төрле күргәзмәләргә, бәйгеләргә картиналар чигеп бирә.

- Сеңлем Заһидә белән кечкенәдән кул эшләре белән мавыктык, тәмле ризыклар пешерә идек. Рәсем ясарга да яратам, чигү белән мавыгам. Үрнәкләрне үзем ясыйм, уйлап табам, төсләрне туры килерлек итеп сайлыйм, кайберләрен интернеттан да карыйм. Аларның кабатланганын яратмыйм, шуңа да гел яңа үрнәкләр кулланам. Сабантуйларга килен сөлгесе, кулъяулыклар чигәм. Эшемдә кирәкле бар әйберне дә интернеттан сатып алам, - ди Рәдүлә апа. 

Хәзер янәдән челтәр (кружева) модага кергәч, киемнәрнең төрле өлешләрен чиктерүчеләр күбәеп киткән. “Җайсыз материал китерүчеләр дә очрый. Юка баш яулыгын чигеп бирүен үтенгәч, башта челтәргә чигә дә аннары яулыкка беркетеп чигеп куя”, - дип аңлатты әнисе.

- Гел чигү белән утыра бу дип уйламагыз, - ди язмам герое, елмаеп. - Кул эше ардыра ул. Шуңа теләк булганда гына чигәм, бераз ял да итәм. Авыл җирендә рәхәт, урамга да чыгам. 
Иң элек кулъяулык, сөлгеләре белән авылдашлары кызыксынса, соңрак аның даны башка авыл, район һәм шәһәрләргә дә таралган.

- Эшләремне социаль челтәрләргә урнаштырып барам, шунда үземә якын дуслар да таптым. Италиядә яшәүче, тумышы белән Уфадан булган шагыйрә Алия Солтан, Малмыждан Гарифәбану апа Сәгыйдуллина белән даими хәбәрләшәбез. Берничә ел элек икесе дә якыннан танышырга килделәр, үзләренең китапларын бүләк итеп калдырдылар. Мин бик күпләр белән аралашам, язмышларын өйрәнәм. Алар борчыган проблемалары белән бүлешәләр, киңәшләр сорыйлар. Шуңа да психология фәне белән мавыга башладым, шулай ук дару үләннәре белән дә кызыксынам, - ди Рәдүлә Мидехәт кызы.

Төрле бәйгеләрдән дә читтә калырга тырышмый ул. 2014 елда Кукмарада оештырылган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” фестивалендә “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә кул эшләре күргәзмәсе белән җиңү яулап, Казанда республика турында катнаша. 2022 елда “Алъяпкычымның бизәге әллә каян күренә” дигән чиккән алъяпкычлар бәйгесендә “Милли бизәкләргә җан өрүче” номинациясендә җиңүгә ирешә. Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйгеләрдә дә көчен сынап карый. 

Аның бертуганнары да рәсем ясауга бик оста икән. Димәк, әлеге сәләт нәселләреннән килә торгандыр. Бәлки әле Рәдүлә апаның эшен бертуганнарының балалары дәвам итәр. 

Яшьләргә нинди киңәш бирер идегез, дип соравыма Рәдүлә Ситдыйкова: “Матурлыкны тудыра белергә, ялкауланып ятмаска кирәк. Кул белән чигү – үзенә күрә бер матурлык ул. Минем күңелемә тынычлык бирә”, - дип җавап кайтарды.


Чигелгән кулъяулык, сөлге, ашъяулык, мендәр тышлары, крючок белән үргән бизәкле салфеткалар, төрле темага кагылышлы, буяу белән ясалган, “крестиклап” чигелгән картиналарын саный китсәк, исәбе юктыр, мөгаен. Һәр кул эшенә мөкиббән калып, уңган Рәдүлә апаның ихтыяр көченә, тырышлыгына, биш ел элек ирен югалткан Миңнесәлимә апаның сабырлыгына сокланып, әңгәмәдәшләрем белән рәхәтләнеп сөйләшеп, үземә рухи азык туплап кайттым. Тормыш сынауларына каршы тора алган, көчле рухлы, оптимист героема афәрин диясем килә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Рухи матурлык