Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Пычак авылында мөнәҗәтләр кичәсе уздырылды

Шунысы кызыклы: һәр мөнәҗәт әйтүченең мәкаме (көе) бар, бер-берсенә охшамаган иделәр.

Халкыбызның күп кенә гореф-гадәтләре динебез белән бәйле. Шуңа күрә  аларны барлау һәм халыкка җиткерүдә районыбызның “Ак калфак” оешмасы район мөхтәсибәте, мөслимәләр берлеге белән тыгыз бәйләнештә торып эшләргә тырыша. Мөнәҗәтләрне генә алыйк. Совет елларында мөнәҗәт әйтү онытылды. Ә соңгы елларда фольклорның бу жанрына игътибар арта башлады. Республикабызда аккалфаклылар дин әһелләре, мәдәният учаклары белән берлектә мөнәҗәт әйтүчеләрне барлыйлар, фестиваль, бәйгеләр үткәрәләр. Мәҗлесләрдә я булмаса бәйрәм кичләрендә мөнәҗәтләр уку да көндәлек тормышыбызга кереп бара.

Үлем һәм мәңгелек, кешенең эчке  кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Алар электән үк яшь буынны тәрбияләүдә, чисталык, пакьлекне, яхшылыкны, тәкъвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Шул якны да истә тотып, районыбызда да  мөнәҗәтләр  кичәсе уздырып карарга, бәйге үткәреп булырлык мөнәҗәт әйтүчеләрне тупларга кирәк, дигән фикергә килдек.

Яңа гына ачылган Пычак авылы мәчетендә үткәрелгән “Халыкның җан авазы – мөнәҗәтләр” дигән кичә дә менә шушы максатларны күздә тотып оештырылды. Аны авылның имамы Илнур хәзрәт башлап җибәрде. Мин кыскача гына халык авыз иҗатына караган мөнәҗәтләр жанры турында сөйләдем. Гөлсинур абыстай Шәгъбан ае, аның эчтәлеге турында мәгълүмат бирде. Авылның яңа абыстае итеп Эльза Бариева сайланды.

Кичәдә барлыгы унбиш хатын-кыз чыгыш ясады. Күбесенчә дини мөнәҗәтләр көйләнде. Аларда Аллаһы Тәгалә һәм аның пәйгамбәрләре, үлем һәм үлемсезлек, ахирәт  тормышы чагылыш тапты. Телдән-телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр сакланган мөнәҗәтләрне яшь буынга җиткерүдә үзләреннән зур өлеш кертүче байлангарлылар һәрвакыттагыча бик актив катнашты: Гөлсәвия Нуриева, Гөлсинә Сәмигуллина, Минзәлия Әгълиуллиналар чыгышыннан соң Гөлфия абыстай үзе иҗат иткән  “Рамазан ае”, “Әнкәй” дигән мөнәҗәтләрен башкарды. “Ак яулыклы әбием” бәйгесе  җиңүчесе, мөнәҗәтләрне үзе иҗат итеп көйләүче Вәсилә абыстай исә балачактан мөнәҗәт әйтеп үсүен, авылларының мәчет манарасын кисү шаһиты булуын сөйләде. Көр тавышы белән “Әнкәй”, “Манара” мөнәҗәтләрен көйләде. Кәркәүчтән Миндәлифә Мәснәвиева белән Сания Вәлиевалар мөнәҗәтләрне парлап башкарулары белән аерылып торды. Янсыбыдан Миңлегөл Әхмәтова, Әсән-Елгадан Кәүсәрия Җәләлиева, Битләнгердән Гыйльминур Газизова, Өлгедән Маһибәдәр Сәлаховаларның әйткән мөнәҗәтләре дини характерда булып, пәйгамбәрләргә, “Ясин” сүрәләренә, Мәүлид кичәсенә багышланган иде. Березняктан Әлфия Мөбарәкова озак еллар чит җирләрдә яшәгәч, туган ягына кайтып яши башлаган. Үзенең сагыну хисләрен “Күгәрченем, гөрлисең” мөнәҗәтенә салган. Өлгедән Фирдәвес Шәрәфиева “Уза гомер” мөнәҗәтен башкарды. Шунысы кызыклы: һәр мөнәҗәт әйтүченең мәкаме (көе) бар, бер-берсенә охшамаган иделәр.

Кичәдә әлегә хатын-кызлар гына катнашты. Рәдиф хәзрәт әйтүенчә, районыбызда мөнәҗәт әйтүче ир-атлар да бар икән. Киләсе елда исә мөнәҗәт әйтүчеләр бәйгесе уздыруга ышаныч туды. Катнашучыларның һәркайсы авылыбызда да оештырырга кирәк икән дигән теләк белдерде. Әмма араларында яшьләрнең, балаларның булмавы сагайта. Ә киләчәктә эстафета кем кулына күчә?! Шул хакта фольклор ансамбльләре дә, мәдәният хезмәткәрләре дә уйлансын иде. Мөнәҗәтләргә мәктәп программаларында да урын бирелгән бит.

Иң әйбәт мөнәҗәт әйтүчеләр – Байлангардан Гөлфия абыстай, Гөлсәвия Нуриева, Янсыбыдан Вәсилә абыстай Әсхәдуллина, Кукмарадан Рафис Шәйдуллиннар районның мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Гөлсинур абыстай җитәкчелегендә Бөгелмәдә үткәрелгән “Милли  моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр  фестивалендә катнаштылар, дипломнар белән бүләкләнделәр. Рафис Шәйдуллин икенче урынга лаек булды.

Мәҗлес чәй өстәле янында тәмамланды. Эльза һәм Фәридә ханымнар татар хатыннарына хас кунакчыллык белән сыйладылар.

Зөмәрә ҖИҺАНШИНА,
“Ак калфак” оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk