Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Помидор оны

Сезнең помидорларыгыз уңды, суыткычта урын бетте, маринадлаганы белән базлар тулды яки сез банкалар белән мәшәкатьләнергә теләмисез.

Ә калган помидорларны кая куярга соң? Алай да була! Сезнең помидорларыгыз уңды. Суыткычта урын бетте, маринадлаганы белән базлар тулды яки сез банкалар белән мәшәкатьләнергә теләмисез. Ә калган помидорларны кая куярга соң? Он ясыйк! Әйе, ул тәмле яшелчәне саклау өчен менә дигән шәп ысул. Моның өчен помидорларны блендерда издереп, силикон коврикка җәеп электр киптергечкә куегыз. Температура 80-90°Стан артмасын. Катлам кибеп, шартлап сына башлагач, әзер дигән сүз. Аны кофе тарттыргыч аша чыгарабыз. Порошокны иләк белән илибез. Аннан үтмәгәне укмашкан, кибеп җитмәгән өлеше, анысын онга кушмыйбыз. Онны табага салып, тагын бераз киптереп алабыз. Әзер онны ябык савытларда саклыйбыз. Ул ашка соусларга, гарнирларга бик яхшы тәмләткеч була. Бер кг помидордан 50 граммлы банка бик шәп помидор оны чыга, дип яза baltaci.ru сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk