Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Поч.Сутерда «Май чабу» бәйрәмен билгеләп үттеләр

Иң өлкән катнашучыга - 84, иң кечкенәсенә ике яшь иде.

Поч.Сутер авылында зурлап «Май чабу» бәйрәмен уздырдылар. Авыл халкы бердәм булып клуб янына җыелды.

Күңелле уеннар, әйлән-бәйлән, җырлар һәм биюләр белән халык кышны озатты. Чара ахырында Кыш Бабай үзенең таякларын язга тапшырды.

Бәйрәмнең кульминациясе карачкыны яндыру булды. «Яктырак булып ян» дип, кунаклар карачкы тирәли өч әйләнеш ясадылар, бер-берсенә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф теләделәр.

«Бәйрәмгә өлкәннәр дә, балалар да килде. Сүз уңаеннан, иң өлкән катнашучыга - 84, ә иң кечкенәсенә 2 яшь иде. Бәйрәм табын артында тәмле коймактан авыз итү һәм чәй эчү белән тәмамланды. Халык канәгать калды», - дип сөйләде Поч.Сутер клубы мөдире Людмила Иванова.

фото: Поч.Сутер клубы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk