Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Поч. Кучук авылындагы сайлау участогына Ирбулдиннар гаиләсе милли киемнәрдән килде

Кукмара районында Россия Президентын сайлаулар башланды, алар 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Поч. Кучуктагы № 1714 сайлау участогына биш авылдан 538 сайлаучы теркәлгән. Участок рәисе Вячислав Сәйфетдинов сүзләренә караганда, халык актив килә һәм үз тавышын бирә икән. 

Поч. Кучук авылындагы сайлау участогына Ирбулдиннар гаиләсе милли киемнәрдән килде

Княгор авылында яшәүче Ирбулдиннар гаиләсе сайлау участогына милли киемнәрдән килгән иде. 

«Без мари гаиләсе. Сайлау участогына быел әтием Яков, әнием Людмила белән бергәләп, үзебезнең милли киемнәрне киеп килдек. Сайлауда катнашу һәм үз тавышыңны бирү ул — һәркемнең гражданлык бурычы. Илкүләм мөһим вакыйгадан башкалар да читтә калмас дип ышанам», — ди Ангелина Ирбулдина. 

Поч. Кучук авылындагы сайлау участогына Ирбулдиннар гаиләсе милли киемнәрдән килде

Ирбулдиннар — җыр-моң яратучы гаилә. Алар сайлау участогында да үзләренең яраткан җырларын башкарды.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk