Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Пенсия фонды берьюлы ике пенсия алу мөмкинлеге турында аңлатты

Элеккеге хәрбиләр, прокуратура, Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Иминлек федераль хезмәте һәм башка структура хезмәткәрләре ике пенсия алырга мөмкин.

Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең берьюлы ике пенсия алу мөмкинлеге бар. Аның берсе көч ведомстволарыннан, ә икенчесе Россия Пенсия фондыннан түләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Россия Пенсия фондына сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, мондый хокукка элеккеге хәрбиләр, прокуратура, Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Иминлек федераль хезмәте һәм башка структура хезмәткәрләре ия.

Россия Пенсия фонды линиясе буенча пособие алу өчен дүрт шартны үтәргә кирәк:

  •     пенсия яшенә җитәргә, шул исәптән вакытыннан алда түләүгә хокук бирә торган пенсия яшенә җитү;
  •     көч ведомстволары линиясе буенча пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган кирәкле иминият стажы булу. Хәзер ул кимендә 12 ел;
  •     кирәкле индивидуаль коэффициентлар булу. Быел 21 кирәк;
  •     көч ведомствосы линиясе буенча пенсия яшенә җиткән өчен яки инвалидлык буенча пенсия билгеләү.

Моннан тыш, хәрби кешедә СНИЛС булырга тиеш.

Шәхси хисапта гражданинның стажы, түләнгән кертемнәр, хезмәт хакы, шулай ук гражданлык оешмаларында эшләү чорлары турында мәгълүматлар теркәлә. Бу мәгълүматлар иминият пенсиясенә хокукны билгеләячәк, диелә хәбәрдә.

фото:  «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X