Өйдән чыгып китеп югалган ике баланы тапканнар
9 яшьлек кыз һәм аның 7 яшьлек энесе әти-әниләре эштә чагында өйдән чыгып киткән
Казанда өйдән чыгып китеп югалган 9 яшьлек кыз һәм аның 7 яшьлек энесен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Югалган балалар табылды. Алар сау-сәламәт», - дип белдерделәр агентлыкка идарәнең матбугат хезмәтеннән.
- Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанда ике баланы эзләүләре хакында хәбәр иткән иде. Әти-әниләре 9 яшьлек кызлары белән 7 яшьлек улларын өйдә калдырып, эшкә киткән. Кичен кайткач, балаларның өйдә юклыгын ачыклаганнар һәм полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189114/
фото https://pixabay.com/photos/boy-children-girl-kids-outdoors-1854107/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев