Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Оста пешекче үсә

Алинә Ханнанова әнисенең сүзләренә караганда, барысы да “Еда на Ура” телевизион тапшыруыннан башланып киткән

Күптән түгел Кукмарада  “БалаSkills” фестивале үтте. Анда Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мөхтәрәм кунаклар һәм 5+, 11+, 16+ яшь категорияләрендәге 320дән артык мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп балалары катнашып, иң яхшы һөнәр остасы исеме өчен ярыштылар. Әлеге чарада 10 компетенция тәкъдим ителде: тегү эше, агач эшкәртү технологиясе, пешекчелек, инженер дизайны, балчыктан әйберләр ясау, итек басу һәм башкалар.

“Пешекчелек 5+” компе-тенциясендә башлангыч сыйныф укучылары арасында Алинә Ханнанова беренче урынны алды. Кызга җиде яшь, быел ул Кукмара 3нче урта мәктәбенең беренче сыйныфын уңышлы тәмамлаган, барлык балалар кебек үк рәсем ясарга яисә үз куллары белән нидер эшләргә оста. Редакциягә  бераз оялыбрак керсә дә, әңгәмәбез  азагында ул ачылып китте. Читенсенүен җиңеп, мавыгулары һәм уңышлары белән уртаклашты. Әнисенең сүзләренә караганда, барысы да “Еда на Ура” телевизион тапшыруыннан башланып киткән.

- Тапшыруда күргәннәрен кызым аш-су бүлмәсендә кабатлап карарга тырышты. Нәтиҗәсе ярыйсы гына килеп чыкты. Пешекчелекне яратуы аны “Галактика” балалар иҗаты үзәгенең “Перәннек эше” түгәрәгенә алып килде, анда рәхәтләнеп йөри, - дип сөйли әнисе Эльмира.
Мондый “тәмле” юнәлеш “Галактика”да күптән түгел барлыкка килгән, әмма анда йөрергә теләүчеләр инде байтак икән.

“Һәр эшнең үз исе”, - дигән балалар язучысы Джанни Родаринең “Һөнәрләрнең исе нинди?” дигән шигырендә. Мин дә шикәр ширбәте (глазурь) белән бизәү үзенчәлекләре турында кызыксындым.

- Перәннекне бизәү – сәнгать ул. Бу эшкә керешкәнче, кайбер нечкәлекләрен истә тотарга кирәк: шикәр ширбәте куе булырга тиеш, аны суынган камыр ризыгына гына сыларга кирәк, - дип аңлата Алинәнең җитәкчесе, укытучы Наталья Бакина. - “БалаSkills” фестивалендә катнашучылар өч перәннекне үзләре, чит кеше ярдәменнән башка бизәргә тиешләр иде. Бу төп шартларның берсе булды. Моннан тыш, эш урынындагы тәртип, тышкы кыяфәт, мөстәкыйльлек исәпкә алынды. Аларның осталыкларын пешекче һөнәренә ия затлар бәяләде.

Ширбәт – көйсез масса, өйрәнмәгән кулларда агып та китәргә мөмкин. Әмма Алинә бизәү техникасын булдырды һәм, үз яшь категориясендә иң күп баллар җыеп, беренче урынны яулады.

- Мондый конкурста мин беренче тапкыр катнашам. Әлбәттә, бераз дулкынландым. Бервакыт бизәлгән перәннеккә, ялгышып, кулым белән кагылдым. Әмма югалып калмадым, рәсемне төзәттем, - дип искә ала кыз.

Бәйрәмнәр алдыннан ул бүләк сайлау турында баш ватмый, перәннекләр бизәп әзерли. Мондый бүләк беркемне дә битараф калдырмый, чөнки үз кулларың белән ясаган бүләк – иң яхшысы. Кыз үзенең хыялы турында да сөйләде: киләчәктә пешекче яки камыр ризыклары пешерүче булырга тели икән. Мәктәптән соң аның бөтенләй вакыты калмый, дип уйласагыз, ялгышасыз. Ул укырга һәм түгәрәккә йөрергә генә түгел, өйдә әти-әнисенә булышырга да өлгерә икән. Булачак хуҗабикә үзенең якыннарын җиләк-җимеш салатлары, җиләк шашлыклары белән сыйларга ярата.

Шикәр ширбәте белән бизәү өчен перәннек рецепты

Кирәкле кушылмалар:

Бал - 165 грамм, сыер мае – 125 грамм, йомырка – 1 данә, шикәр – 100 грамм, он - 500 грамм, чәй содасы – 1 чәй калагы. Тәмләткечләр (берәр чеметем) – төелгән корица һәм имбир, мускат чикләвеге, кардамон, канәфер.

Балны шикәр белән эретәбез, аннары сода салып болгатабыз һәм уттан алабыз. Бу масса күбекләнә башлый, аннан соң сыер мае, тәмләткечләр, йомырка һәм он өстибез. Камырны артык нык басарга ярамый. Перәннекләрне формалар белән кисәбез һәм 180 градус эсседә 7 минут чамасы пешерәбез. Шуннан соң ике сәгать чамасы үткәч, перәннекләрне бизәргә керешәбез.

Ширбәт өчен:

200 грамм шикәр пудрасын һәм йомырка агын туглап күбекләндерәбез. Куелыгын шикәр пудрасы белән көйлибез. Азык буяулары өстәргә дә мөмкин.

 

фото: Алсу Гатауллина/ "Трудовая слава"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk