Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Орлыкларны барлар чак

Кышкы салкыннар күпме генә хакимлек итсә дә, кояш нурлары язга ерак калмаганын искәртә. Яз җитүгә, җир белән бәйле эшләр башланып китә: чәчүлек материалын барлап, орлыкларны тиешле кондициягә җиткезеп, әзерләп куярга кирәк.

Без бу хакта “Россельхознадзор”ның фитосанитария буенча белгече Мөдәрис ФӘТТАХОВ белән сөйләштек.

- Көзге уңышны җыеп алу белән хуҗалыкларда чәчүлек орлыгын әзерләү эшләре башлана, - диде ул.  -  Орлыкларның чисталыгын, тишелеш дәрәҗәсен, дымлылыгын билгелиләр. Орлык саклауның 29нчы номерлы Федераль закон буенча үз таләпләре бар. Чәчүлек материалы саклана торган складка яңгыр, буран керергә, стеналарда һәм идәннәрдә ярыклар, фураж, бер орлыкның икенчесе белән кушылу куркынычы булырга тиеш түгел, орлыкны идәннән 1,5 метрдан да биеккәрәк өяргә ярамый. Шулай ук бөртекләр стенага терәлеп тормаска тиеш, таш стена бәсләнә һәм орлык үзенең сыйфатын югалта. Кызганычка каршы, соңгы тикшерү нәтиҗәләре буенча бу таләпләр барлык хуҗалыкларда да үтәлеп бетми. Кайберләрендә орлык складына кар кергән очраклар күзәтелә. Бу кимчелекләр төзәтелсә, хужалыклар зур югалтуларны булдырмый калырлар иде.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 277-68-29.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев