Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өлге авылында яшәүче сугыш ветераны өчен 23 февраль - икеләтә бәйрәм

Гайфи Мөхәммәдиевка Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылды.

Өлге авылында гомер кичерүче Мөхәммәдиев Гайфи Сәләх улы өчен 23 февраль икеләтә бәйрәм: беренчесе - Ватанны саклаучылар көне булса, икенчесе – бүген аның туган көне.

Гайфи абыйга бүген 95 яшь тулды. Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, район хәрби комиссары Равил Гафиев, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллиналар котлады. Туган көн иясенә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медале, Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Сугышка чакырылганда Гайфи абыйга унсигез яшь тә тулмаган була әле.

"Кукмара хәрби комиссариатыннан җигүле ат белән Арчага кадәр бардык, төнлә генә килеп җиттек, аннары безне товар поездында алга таба озаттылар. Владимир шәһәрендә сугышчан әзерлек узганнан соң, Мәскәү янын (Подмосковье) фашистлардан азат итү сугышларында катнаштым, үзйөрешле артиллерия җайланмасында төзәүче идем. Алга таба Гайбецк артиллерия полкына разведчик итеп җибәрелдем", - ди ул.

8 сыйныфны тәмамлаган егет сержант дәрәҗәсендә отделение белән командалык итә. Сугыштагы кыюлыгы өчен Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Шулай итеп, III Белоруссия фронты составында Германиянең мөһим өлеше - Көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җитә. Сугыш беткәч тә Германиядә тынычлык сакларга калдыралар, аннары Белоруссия, Украинада хезмәт итә. Туган җиренә 1950 елның апрелендә генә аяк баса.

Гайфи абый гомере буе фельдшер булып эшләгән тормыш юлдашы Мәрьям апа белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, пар канаты инде мәрхүмә. Ветеранның 8 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Ул бүгенге көндә улы Равил гаиләсендә бәхетле картлык кичерә.
 

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев