Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Октябрь башында Татарстанда һава торышы бераз җылытачак

1 октябрьдә көндез +10..+15 градуска, 2 октябрьдә +14..+19 градуска кадәр җылытачак.

29 һәм 30 сентябрьдә Татарстанда салкын һава торышы саклана. Әмма инде 1 һәм 2 октябрьдә республикага җылы, көчле җил һәм яңгырлар киләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шимбә көнне, 28 сентябрьдә, республика буенча урыны белән яңгыр һәм кар рәвешендәге явым-төшемнәр булачак. Төнлә һава температурасы +3..-1градус булыр дип фаразлана. Көндез +3..+8 градус градус көтелә.

Якшәмбе, 29 сентябрьдә, төнлә һава температурасы +1..-4 градуска кадәр төшәчәк, көндез термометр баганалары +5..+10 градуска кадәр күтәреләчәк.

Дүшәмбе көнне, 30 сентябрьдә, төнге температура 0..+5 градус булачак, көндез һава +8 ..+13 градуска кадәр җылыначак.

1нче һәм 2нче октябрьдә аязучан болытлы һава, вакыты белән яңгыр, көньяк-көнбатыштан җил көтелә. Төнлә +4..+9 градус градус, көнбатышта урыны белән +12 градуска кадәр булачак. 1 октябрьдә көндез +10..+15 градус, 2 октябрьдә +14..+19 градуска кадәр җылытачак.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk