Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Нәни татарстанлының хыялы чынга ашты

Нурлатта яшәүче Кирилл исемле малайга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән планшет тапшырдылар.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Президент Рөстәм Миңнеханов Нурлатта яшәүче Кириллның хыялы турында “Теләкләр чынга ашсын” акциясендә катнашып белгән.

Президент ике баланың хыялын чынга ашырган иде инде. 11 яшьлек Әмирхан Садыйков Рөстәм Миңнеханов белән вертолетта очты, ә менә 6 яшьлек Денис янгын сүндерү частендә булып кайтты. Аңа янгын сүндерүче каскасы да бүләк иттеләр.

“Теләкләр чыршысы” акциясе “Минем белән бергә хыяллан” хәйрия проекты тарафыннан тормышка ашырыла. Акциягә Россия Президенты Владимир Путин да кушылды. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткән иде инде. Владимир Путин Красная Полянаны күрергә хыялланган 10 яшьлек Ставрополь малае Андрейның хыялын чынга ашырды.

фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев