Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Нинди китап укырга?

Балаларга нәрсә укырга? Бу бүгенге көндә аеруча актуаль сорау.

Мин Габдулла Тукай иҗатын итәр идем. Чөнки Тукай безгә гаять зур иҗади мирасын калдырды.

Әдәбиятны үз иткән, күп укырга яраткан райондашларыбыз игътибарына меңләгән китаплар арасыннан Габдулла Тукайның балалар өчен язылган түбәндәге китапларын билгеләп үтәсем килә: "Шүрәле", “Әтәч илә энҗе бөртеге”, “Эш беткәч уйнарга ярый”,“Өч хакыйкать”, “И матур тел” һәм башкалар.

Габдулла Тукай әсәрләре туган якка тирән мәхәббәт белән сугарылган, аның табигатенә, буыннан буынга мәхәббәт һәм саклык, туган йортка, туган җиргә сабырлык, тырыш хезмәтнең кадерен белергә өйрәтә. Сез дә, кадерле балалар, бөек Тукаебыз шикелле, тарихыбызны белеп,туган телебезне яратып үсәрсез дип ышанабыз.
Китапны укып, аның эчтәлеге турында күбрәк белергә теләсәгез үзәк китапханәгә рәхим итегез!

Резидә Нотфуллина, китаплар эшкәртү бүлеге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk