Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әни үзенең хәлен тәнемнең һәр күзәнәге авырта, дип бәяләде

Мин шунда ук әни коронавирус эләктермәдеме икән, дигән фикергә килдем.

Бездән шактый ерак, Кытайда ук ул, килеп җитә алмас, дип йөрдек. Килеп җитеп, берәм-берәм танышларыбыз, дуслар авырый башлагач та әле ышанмадык. Салкын тигән, үтәли җил бәргәндер, арганлыктан, дип уйладык. Ә инде гаиләбезгә үк  килеп кергәч, кем әйтмешли, “якабыздан умырып тоткач”, чирнең, чынлап та, бик куркыныч икәнлегенә ышанмый булдыра алмадык. 
Әни 8 июньдә авырый башлады. Иртәнге якта башы авыртты, төшкә таба үзен тагын да начар хис итте: тән температурасы 38,5кә кадәр күтәрелде. “Хәлем юк, гәүдәм кыйнап ташлаган кебек”, - диде. Кайдадыр җил бәргән, дип уйлады.  Мин шунда ук әни коронавирус эләктермәдеме икән, дигән фикергә килдем. Әмма ул: “Юк-юк, салкын тигән миңа”, - дип тынычландырды. Ничек булса да хәлен җиңеләйтергә теләп, әнигә вируска каршы препарат, С витамины, күп итеп су бирә башладым. Икенче көнне дә хәле яхшырмады, температурасы шулай ук югары торды, мускуллар һәм сөякләр авырта, диде. 10 июньдә температура төште, әмма мускулларындагы авыртулары кимемәде.
Авырый башлавының дүртенче көнендә, ягъни 12 июньдә әнинең тагын температурасы 37,6га күтәрелде. Үзенең хәлен ул тәнемнең һәр күзәнәге авырта, дип бәяләде. Тирләп чыга, хәлсезлек... 
13 июньдә дәваханәгә барып, кан анализы тапшырдык, рентген сурәте ясаттык, барысы да тәртиптә иде. 15 июньдә исә үпкәсендә табиб гыжлаган, хырылдау тавышы (хрип) ишетеп, компьютер томографиясенә юллама бирде, Covid-19га мазок алдылар. Температурасы булмаса да, хәлсез иде, башы авыртты. Шушы көнне йөткерә үк башлады. Ә инде 19 июньдә тагын температурасы 38,5кә кадәр күтәрелде, тыны бетә башлады. 
20 июньдә әнине Кукмараның “Ашыгыч ярдәм” машинасы Казан республика клиник дәваханәсенә алып китте, ике көннән аны вакытлыча ковид-госпиталь итеп үзгәртелгән 7нче номерлы дәваханәгә күчерделәр. Дәвалану курслары үтеп, Аллага мең шөкер, 1 июльдә әниебез өйгә кайтты. Әмма әле хәзер дә ул үзен хәлсез хис итә. 
Әниебезнең  тесты уңай булып килгәч, без аңлы рәвештә үзебезгә изоляция ясадык: 14 көн буе өебездән беркая да чыкмадык. Гаиләбездәге 4 баланың өчесе вирус эләктереп җиңелчә авыртты, кайсының температурасы 37гә кадәр күтәрелде, берсенең эче китте. 
Хәзер исә үзебез дә аның каян вирус эләктергәнен аңламыйбыз. Аңарчы  берничә тапкыр маска, перчаткалар киеп, кибеткә чыгып кергән иде. Дөресен генә әйткәндә, без әлеге авыруның шуның кадәр мәкерле икәнен ахыргача белми, аңламый идек. Бу гади салкын тию генә түгел! Бу – күпкә катлаулырак!
Без бит тест уңай нәтиҗә булып килгәнче, анда ковид икәненә ышанмадык. Энергиясе ташып торган әниемнең хәлсезләнүен күреп, интуициям шул авыру түгелме икән, дип торса да, анализлары да, рентген сурәте дә әйбәт булгач, берникадәр тыныч идек. Өстәвенә, ул тәм һәм ис сизүен дә югалтмады. Дөрес, беркөнне ашыгыз төчерәк булган, дип, тозны өстәп салган иде. Казандагы 40 яшьлек иптәш кызым әнисен, әтисен, кызын, сеңлесен зарарлады. “Үзем авырмыйча ышанмый идем, мин хәзер сине аңлыйм”, - диде бер шалтыратуында.  
Коронавирус чорында пациентларының сәламәтлеге өчен көрәшүче Кукмара, Казан табибларына зур рәхмәт. Алар көн саен, сәгать саен үзләренең тормышларын куркыныч астына куя. 
Әти белән әни минем бу язманы әзерләвемә каршы булсалар да (кирәкми, исән-сау кайткач, Аллага мең шөкер, диләр), газета аша минем райондашларыма һәркайда һәм һәрдаим сакланыгыз, дип чаң сугасым килә. Маска һәм перчатканы салмагыз, халык күп җыелган урыннарда булмаска тырышыгыз, кулларыгызны юыгыз, су күп эчегез. Аеруча өлкән яшьтәгеләр, кан басымы, шикәр диабеты, йөрәк авырулары белән интегүчеләр саклансыннар иде. Чөнки бик мәкерле, хәйләкәр вирус икән ул. Ә аны бар дип белмәүчеләр, ышанмаучылар, әлбәттә, арабызда күп. Әйтик, кибеткә маскасыз һәм перчаткасыз кергән бер ир-атка кисәтү ясагач, аның миңа таба карап, миннән көлеп, махсус йөткерүен тәрбиясезлек дип бәяләргәме, әллә батырлыкмы?! Кеше үзе үк белмичә дә вирус йөртүче булырга мөмкин икәнен аңларга тиеш. Саклыйк бер-беребезне!

Бер танышының сөйләгәнен Лилия НУРГАЛИЕВА язып алды

фото ИА "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk