Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Әни кешегә йөрәк парәсен кара җир куенына озатудан да авыр кайгыны күз алдына китереп булмый”, - дип әйтә улы юл һәлакәтендә үлгән Наилә Гайфетдинова

ВАЗ-2112 автомобиль шоферы, тиешле тизлекне сакламау, һава шартларын исәпкә алмау нәтиҗәсендә, җәяүлене бәрдерә. Ул караңгыда юл кырыеннан барган, киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган. Җәяүле ике сәгатьтән соң, алган тән җәрәхәтләреннән район үзәк дәваханәсендә вафат була.

Район ЮХИДИ идарәсеннән алынгын мәгълүматларга караганда, 2017 елның 30 декабрендә 21 сәгать 40 минутта Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш юлының 25 чакрымында юл–транспорт һәлакәте була. ВАЗ-2112 автомобиль шоферы, тиешле тизлекне сакламау, һава шартларын исәпкә алмау нәтиҗәсендә, җәяүлене бәрдерә. Ул караңгыда юл кырыеннан барган, киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган. Җәяүле ике сәгатьтән соң, алган тән җәрәхәтләреннән район үзәк дәваханәсендә вафат була.

Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен күңелләр нидер көтә, йөрәк тагын да ашкыныбрак тибә башлый. Әмма яңа ел утлары бар кешене дә бертөсле җылытмый... Зур Сәрдек авылыннан Наилә Гайфетдинова өчен үткән елда  әлеге бәйрәм иң салкын, җанөшеткечкә әверелгән. Менә быел да ул якынлашкан саен аның күңелендәге яралар тагын да сыкрап, сызлап авырта... Әни кешегә йөрәк парәсен кара җир куенына озатудан да авыр кайгыны күз алдына китереп булмый. Исәннәргә - гыйбрәт, ә мәрхүм Алмазның рухына дога булып барып ирешсен дип, Наилә белән хатирәләрне яңарттык.

30 декабрь киче... Бу көн башкалары кебек үк гадәти була. Ул йортка шундый зур фаҗига алып килер дип, берәү дә күз алдына китерми. Эх, күңелем дә берни сизмәде бит, ичмасам, дип уфтана Наилә.

- Бүгенге кебек карсыз, томанлы, караңгы көн иде ул. Алар, ике егет, юлда очраган берәр машинага утырып, Кукмарага бару ниятеннән авыл башына менгәннәр. Мин аны соңгы тапкыр капка төбендә күрдем. Алар, озак кына нидер сөйләшеп, китә алмыйча басып тордылар. Шуннан соң күп вакыт үтмәде, авария турындагы хәбәрне җиткерделәр, - диде Наилә, тамак төбендәге зур төерне йотып. - Җитмәсә, Алмазның өстендә кара куртка, башында юка гына кызыл Кыш бабай башлыгы иде. Табиблар башындагы җәрәхәте бик куркыныч, диделәр. Бүрек ише калынрак кием кигән булса да, башын бераз саклар иде, әмма нишләтәсең бит?! Аның белән булган иптәш малае: “Машинада барганда аңына килеп нидер әйтергә теләде, күз яшьләрен дә сөрттем, әмма аңлап булмады”, - диде. Машина шоферы да - улым белән бер елгы егет. Яшьләр бит, ашыгалар, ул да кызу килгәндер инде.

Алмазга быел 30 августта 19 яшь кенә туласы булган әле. Шул көнне  дуслары кереп, Наиләнең хәлен белеп чыгып киткәннәр. Онытмыйча, искә алып торганнары өчен рәхмәт, ди ул аларга. Тик менә фаҗига булган көнне автомобиль руле артында булган егетнең генә хәбәр-хәтере юк икән...

-  Мине эштән көтеп ала, “Әни, ашарга пешердем, кайтасыңмы әле?” – дип, шалтыратып сорый иде. Хәзер дә менә эшкә җыенам, әмма шалтыратып хәлемне белергә улым гына юк, - диде бәхетсез ана. – Тәмле итеп табада бәрәңгеләр кыздыра, беленнәр пешерә иде. Кечкенәдән бик мөстәкыйль булды. Казанга да үзе чыгып китте, укырга кергәндә дә артыннан йөрмәдек. Тыныч, акыллы булды, авырлык китермәде. Дуслары бик күп иде, аралашырга яратты. Спортны үз итте, турникларда күтәрелде. Көзге каршына килеп, күкрәген катырып: “Әни, тотып кара әле минем мускулларны”, - ди иде.

Әйе, Алмазны якыннан белмәсәм дә, барлык фотосурәтләрдә дә елмаеп торган егетне күреп, бигрәк күңелле, тормыштан тәм табып яши торган, шат йөзле кеше булган икән, дип уйлап куйдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk