Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең иң көчле командасын билгеләделәр
Соңгы яңалыклар

Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең иң көчле командасын билгеләделәр

Чарада 33 команда составында мәгариф учреждениеләренең 350дән артык хезмәткәре катнашты.

Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионында мәгариф хезмәткәрләре арасында масштаблы спартакиада узды. Чарада 33 команда составында мәгариф учреждениеләренең 350дән артык хезмәткәре катнашты.

Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең иң көчле командасын билгеләделәр

Укытучылар программаның 8 төре буенча ярышты:

  • Тартылу
  • Урыннан сикерү
  • Гер күтәрү
  • Армрестлинг
  • 60 метрга йөгерү
  • Граната ыргыту
  • 4×100 метрлы эстафета
  • Аркан тарту

Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең иң көчле командасын билгеләделәр

Киеренке көрәштә Ядегәр мәктәбе командасы җиңү яулады. Икенче урында — Сәрдекбаш мәктәбе, ә өченче урынны күппрофильле лицей командасы алды. 

Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең иң көчле командасын билгеләделәр

район мәгариф идарәсе фотолары


Нет комментариев