Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан контракт буенча хезмәт итүче хәрби турында гаиләсе һәм авылдашлары: «Ул — безнең горурлык»

Райондашыбыз Ренат Караевның хәрби часть белән килешү төзегәненә сентябрь аенда бер ел була икән. Хәрбине туган нигезендә әти-әнисе, бертуганнары, дуслары һәм якыннары көтә. Шушы көннәрдә батыр йөрәкле егетнең әнисе янында булып, аның хәл-әхвәлен белешеп кайттык.

Арпаяз авылыннан Ренат Караев бүгенге көндә килешү нигезендә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. 

Илне саклауга алынучы, курку белмәс ир-егетләргә сокланмау мөмкин түгел. Алар, кем һәм кайдан, нинди һөнәр ияләре булуга карамастан, барысы да — безнең Геройлар. Райондашыбыз Ренат Караевның хәрби часть белән килешү төзегәненә сентябрь аенда бер ел була икән. Хәрбине туган нигезендә әти-әнисе, бертуганнары, дуслары һәм якыннары көтә. Шушы көннәрдә батыр йөрәкле егетнең әнисе янында булып, аның хәл-әхвәлен белешеп кайттык. 

«Тормыш иптәшем Рәис белән өч бала тәрбияләп үстердек. Бүгенге көндә кызыбыз Лилия гаиләсе белән — Арпаязда, төпчегебез Айдар Казанда яши. Ренат Пычак урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, Казанга китеп, шактый вакыт төзелеш өлкәсендә эшләде. Ә инде армия хезмәте узып кайтканнан соң, юл-төзелеш участогында хезмәт куйды. Махсус хәрби операциягә дә шуннан китте. Ренатымның килешү төзү турындагы хәбәрне җиткергән көнен бер онытасым юк. Шул хакта кайтып әйткәч, күңелгә бик авыр булды. Иң элек сүзсез калдым, аннары елап җибәрдем. Ул исә, иңнәремнән кочып: „Әни, мин барам. Бар да яхшы булачак“, — диде, башка бер сүз әйтмәде. Барлык кирәк-яракны җыеп, сумкасын тутырдык та үзен ерак сәфәргә озаттык. Улыбызның бездән бик күп чакрым еракта булуына хәзер дә ияләнә алмыйбыз. Ул хәбәргә чыккан көн — гаиләбез өчен, чын мәгънәсендә, бәйрәм. Бик сагынабыз, юксынабыз үзен», — ди хәрбинең әнисе Ләйсәнә ханым. 

Ренатларны өйрәнүләрдән соң хәрби операция зонасына җибәрәләр. Аларның төркеме иң элек Донецк өлкәсендә хәрби хезмәт үтә. Якташыбыз пулеметчы вазыйфасына билгеләнә. 

«Бер тапкыр чираттагы ялына кайтып килде инде. Аның белән күрешү мизгелләрен берни белән дә алыштырырлык булмады. Икебез генә калган вакытларда, гадәттә, өстәл артында чәй эчкәндә үземчә андагы хәлләрне сораштыра идем, әмма ул бер тапкыр да миңа зарлану сүзе әйтмәде, артыгын сөйләмәде. Авылда ял итеп киткәннән соң, Ренатларны Курск өлкәсенә күчерәләр. Бүгенге көндә ул шунда. Аның белән күрше Нократ Аланы районына керүче авылдан да бер егет бар икән. Безнең як кешесе бит, бер-берсенә терәк булырлар дип, аның өчен дә сөенеп куйдым әле», — ди әнисе. 

Хәрби беренче көнне үк үзенең телефон СИМ-картасын икенчегә алыштыра һәм шуның аша якыннары белән элемтәгә чыга: ике-өч сүз булса да СМС-хәбәр юллый, мөмкинлеге булганда шалтырата икән.

«Безнең Ренат кышны ярата. Монда вакытта язга кадәр иптәшләре белән рәхәтләнеп „Буран“ чанасында җилдерәләр иде. Шуның өчен дә ул чираттагы ялының кыш айларына туры килүен тели. Мин инде хәзердән үк көтәм», — ди Ләйсәнә Караева. 

Якташыбызның махсус хәрби операция зонасына китүен күршеләре дә чын батырлык буларак кабул итә. 

«Ренат — кечкенәдән аз сүзле булды, тыңлаучан, ачык йөзле егет ул. Әллә кайдан сине күреп исәнләшә, хәлләрне сораша. Нинди генә ярдәм кирәк булса да, аның беркайчан каршы килгәнен хәтерләмим. Чираттагы ялына кайткач та, капка төбендә шактый озак дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдык. Ул миңа тагын да җитдиләнеп киткән шикелле тоелды, дөньяга карашы да үзгәргән. Авылдашыбыз, күршебез Ренат Караевның махсус хәрби операция зонасыннан исән-имин, җиңү белән кайтуын көтәбез», — ди күршеләре Рәмис Нургаянов. 

Караев Ренат Рәис улы 2024 елның 11 апрелендә Россия Президенты Боерыгы нигезендә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев