Миңнеханов торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр исәпләүнең дөреслеген тикшерергә кушты
2022 елның 1 декабреннән бөтен илдә торак-коммуналь хезмәтләр тарифлары артты.
Түләүләр арту сәбәпләрен халыкка җиткерү мөһим, әмма шул ук вакытта исәпләүләрнең дөреслеген тикшерергә кирәк. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип яза «Татар-информ» МА.
«Барлык шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү оештырырга. Түләүләрнең арту сәбәпләрен халыкка аңлату, шулай ук республикада гамәлдә булган социаль ярдәм чаралары турында әйтү мөһим», – диде ул.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, районнар хакимиятләре башлыклары һәм шул тармакта эшли торган оешмалар җитәкчеләре түләүләрнең дөреслеген контрольдә тотарга, килгән барлык шикаятьләр буенча тикшерү үткәрергә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, гражданнарның социаль якланмаган категорияләре торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә кагылышлы ярдәм чаралары, ташламалар белән тәэмин ителәчәк.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев