Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Метеоролог Переведенцев Татарстанга сизелерлек салкыннар кайчан киләчәген әйтте

Октябрь температурасы күпьеллык нормадан бер-ике градуска югарырак булырга мөмкин.

Бу атна ахырында Арктика һавасы Татарстанга сизелерлек салкыннар алып килә. Бу хакта Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләгән. Югары уку йортының матбугат хезмәте шулай дип хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Шул ук вакытта метеоролог Россиянең Гидрометеорология үзәге фаразын дәлил итеп китерә. Аның сүзләренчә, Мәскәүдә ял көннәрендә юеш кар һәм суыклар булырга мөмкин, Казанда да уйсулыкларда туфракка кырау төшүе ихтимал.

Республика башкаласында җомгадан якшәмбегә кадәр көндез температура ун градуска диярлек кими: +16 дан +7 гә кадәр. Ә төнге температура +3 градуска кадәр төшәчәк, дип төгәллек кертә Казан федераль университеты профессоры.

Переведенцев октябрь уртасында төбәккә кабат антициклон «коры һәм кояшлы һава торышы белән сөендерә торган җылы дулкын» алып килергә мөмкин дип фаразлый. Тулаем алганда, Казанда октябрь температурасы күпьеллык нормадан бер-ике градуска югарырак булырга мөмкин (ул якынча +5 градуска тигез), дип аңлата галим.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев