Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Марсиль Төхбәтуллин: Ана капиталы средстволарын файдалану мөмкинлекләре артты

Быелның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләргә берничә төр яңа дәүләт ярдәме чаралары гамәлгә керде. Аларның берсе ана капиталы белән бәйле.

- Әйе, ана капиталы средстволарын файдалану мөмкинлекләре артты. 2018 елда икенче балалары туган яки уллыкка алынган аз керемле гаиләләргә пенсия фонды ана капиталы средстволарыннан үзләре яшәгән төбәктә узган елның икенче кварталында гамәлдә булган баланың яшәү минимумы күләмендә айлык түләүләр башкарачак. Димәк,  гаиләгә ана капиталыннан 8490 сум күләмендә айлык түләү каралган, бу Татарстан Республикасында баланың яшәү минимумына тигез. Айлык акчалата түләү Россия Федерациясе территориясендә даими яшәгән гаиләләргә бирелә, - ди район пенсия фонды идарәсе начальнигы Марсиль Төхбәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев