Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Манзарас авылы зиратында билгесез кеше берничә кабернең чардуганын мәсхәрәләгән

Хокук сагында торучылар шикләнелүченең эзенә төшкән, тикшерү эшләре бара.

Кичә, 7 апрельдә, район эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә Манзарас авылындагы зиратта кайбер чардуганнарның урыныннан күчерелүе, беркетелгән җайланмаларыннан ычкындырылуы турында хәбәр керә. Барлык оператив төркем әлеге урынга чыкты һәм тикшерү эшләре алып барды, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

«Әлеге хәл якшәмбе көнне була. Безгә исә зират җыештырырга килүчеләр хәбәр итте. Берничә версия каралды. Уннан артык кабернең чардуганы урыныннан кузгатылган, аударылган булып чыкты. Кабер ташларына зыян килмәгән. Шикләнелүче кешенең эзенә төштек. Тикшерү эше алып барыла», - ди Рамил Нургалиев.

Авыл халкы тиз арада зиратка җыела. Барлык чардуганнар да кире үз урыннарына урнаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X