Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Малайлар, кино килгән

Муса абый атна саен диярлек, арба-чанага төяп, кино алып килә иде.

Яныбызга әле килеп тә җитмәгән Галәлетдин тавышы бу. Гадәте шундый аның: күңелле хәлне безгә җиткерәсе килеп ашыга. Көн дә авылны бер мәртәбә урап кайтмаса, күңеле тынычланмый. Бөтен эшне башлап йөрүче дә әле ул безнең: арыш арасында үскән кәҗә сакалын  ашарга тауга менгәндә дә, келәт астына кереп, тавык йомыркаларын чүпләгәндә дә... Күп мәртәбә спорт ярышларын да аның тәкъдиме белән “оештырдык”. Менә бүген дә  мин, Рафыйк, Габделхәй аны көтеп алдык. Ул клуб каршындагы белдерү тактасына куелган “Тарзан” фильмының афишасын һәм, бер аягы агач булганлыктан, аксаклап йөрүче киномеханик Муса абыйның ат арбасыннан кино аппаратурасы белән двигателен бушатканын күргән икән. Муса абый атна саен диярлек, шулай арба-чанага төяп, кино алып килә. Кесәбездә 5 тиен акча булса, бу көн - безнең өчен сөенеч, ә булмаса - көенеч. Җәй көне каз бәбкәләре саклаган өчен күршеләр, кино карарсыз дип, 3-5 тиен акча бирә, йөгерә-йөгерә эшләп йөргәч, үз әниләребез дә күңелне күрә иде. Ә акча булмаганда нишләргә? Бу турыда сөйләрлек сүзләр, маҗаралар һәрвакыт булып торды. Кемдер клуб тәрәзәсе саен йөреп, тонык кына булып күренгән экрандагы сурәтләрне карарга тырышса, икенчеләре ишек төбе таптады. “Ник кермисез?” - дип сораучыларга: “Акчам юк бит”, - дигәч, бәхет елмайган чаклар, кино башланганчы сәхнә астына кереп калып, ут сүнгәч, үрмәләп чыгучылар да була иде...
Хәзерге балаларның 5 тиен белән күңелен күтәреп булмый.
Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы

фото Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk