Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ләйлә Фазлыева: Президент Юлламасы республикага үсеш темпын бер елга алдан билгеләргә ярдәм итәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасы тантанасын һәркем онлайн карый ала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Юлламасы республикага кирәкле үсеш темпын бер елга алдан билгеләргә ярдәм итә. Президентның республика Дәүләт Советына мөрәҗәгате алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте.

Фазлыева Юлламаның республиканың социаль сәясәтенә багышланган өлешенә аерым игътибар биреләчәген әйтте. «Юллама, чыннан да, темп бирә. Ул икътисад, сәнәгать, сәясәт һәм башка өлкәләр буенча аналитик мәгълүматларга нигезләнә. Нәкъ менә шуннан чыгып, республиканың үсеш юнәлешләре билгеләнә», — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында Татарстанның алга таба үсеш курсын билгели, тантананы һәркем онлайн карый ала.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk