Лельвиж авылында халык жыены узды
Авыл җирлекләрендә агымдагы елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә.
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем бүген Лельвиж җирлегендә булды. Очрашып-сөйләшү Лельвиж урта мәктәбендә узды.
Җыенда чыгыш ясаган җирлек башлыгы Эльвера Игнатьева үзара салым акчаларына башкарылган эшләрне атады, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты.
Район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Илнар Җиһаншин районда җинаятьчелекнең торышына тукталды, балалар травматизмы турында сөйләде, мошенниклык ысулларының күбәюен билгеләп үтте, сак һәм игътибарлы булырга чакырды.
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова районда башкарылган эшләр белән таныштырды, проблемаларга тукталды, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм иткән өчен җирлек халкына рәхмәтен белдерде.
Очрашуда юллар торышына караган сорау яңгырады.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев