Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Кызык-мызык» Вахит авылындагы сайлау участогында мобиль күзәтүче буларак катнаша

Ул фото һәм видеога төшерә ала, әмма рөхсәт ителгән урыннардан гына.

Кукмара районының «Кызык-мызык» буларак билгеле инстаблогеры Илназ Габидуллин туган авылы Вахитнең 1732нче номерлы сайлау участогында мобиль күзәтүче буларак катнаша. Ул фото һәм видеога төшерә ала, әмма рөхсәт ителгән урыннардан гына.


    
«Минем 18 яшемнән бирле сайлауларны бер дә калдырганым юк. Үз тавышыңны бирү - һәр гражданинның бурычы. Бүген сайлауларда мобиль күзәтүче буларак та катнашам. Сүз уңаеннан әйтеп үтим, Татарстан блогерлары быел беренче тапкыр республика Президентын сайлауда җәмәгатьчелек күзәтүчеләре булдылар. 1732нче сайлау участогы Вахит авылы мәдәният йортында урнашкан, анда 638 сайлаучы теркәлгән. Барысы да штат режимында уза, сайлаучылар актив», - дип сөйләде блогер Илназ Габидуллин.

Исегезгә төшерәбез, 11-13 сентябрь көннәрендә Татарстанның 100 блогеры, сайлау процессының сыйфатын һәм үтә күренмәлелеген бәяләү өчен, иҗтимагый күзәтүне гамәлгә ашыра.

фото: Илназ Габидуллин

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk