Күкшел авылыннан Разыя апа Әхмәтгалиева 95 яшен тутырды
Туган көн иясенә район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды, бик матур теләкләр юлланды.
Күкшел авылында яшәүче Разыя апа Әхмәтгалиева үзенең 95 яшьлек күркәм бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Роза Фазлыева, Күкшел авыл җирлеге башлыгы Раяз Хәмидуллиннар котлады.
Туган көн иясенә район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды, бик матур теләкләр юлланды.
Разыя апага тормышның әчесен-төчесен күп татырга туры килә: урман да кисә, күмәк хуҗалыкта терлекчелектә эшли, сарыклар, бозаулар да карый ул.
Юбиляр тормыш иптәше белән дүрт ул, бер кыз тәрбияләп үстерә. Кызганыч, гаилә башлыгы инде вафат. Разыя апаның «әбием» дип өзелеп торучы 11 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул төпчек улы Илдар, килене Сәрия гаиләсендә яши.
Разыя апа сырхаулап киткән. Аңа тизрәк терелеп, аякка басырга язсын.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев