Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Улыбка» вокаль ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гала-концертында беренче урынны яулады

Фестивальдә катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXIV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Гала-концерты узды.

Кукмараның «Улыбка» вокаль ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гала-концертында беренче урынны яулады

Кукмараның Лилия Нурмиева җитәкчелегендәге «Улыбка» вокаль ансамбле «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә 1 урынга лаек булды.

Кукмараның «Улыбка» вокаль ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гала-концертында беренче урынны яулады

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов химаясе астында үткәрелә һәм талантлы балаларның, яшьләрнең иҗади үсешенә ярдәм итүче республика масштабындагы фестиваль хәрәкәте булып тора. Фестиваль 2001 елдан уза һәм Татарстан Республикасының барлык районнарын һәм шәһәрләрен колачлый. 2016 елдан фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев