Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның булачак энергетиклары интеллектуаль уенда көч сынашты

Районыбызның Манзарас урта мәктәбе һәм күппрофильле лицеенда оешкан энергосыйныфта белем алучы укучылар өчен «Челтәр компаниясе» җәмгыятенең «Яшьләр» берләшмәсе егет-кызлары квиз, ягъни күңелле интеллектуаль уен үткәрде.

Нинди генә һөнәрләр юк бит ул?! Укытучы, төзүче, инженер, табиб, юрист дисеңме... Саный китсәң, бик күп. Әмма алар арасында мактауга лаек урынны алып торучы энергетик һөнәренең барлыгы турында да онытмыйк. 

Кукмараның булачак энергетиклары интеллектуаль уенда көч сынашты

Билгеле булганча, энергетика юнәлеше ул шактый катлаулы, күп кенә норматив һәм законнар базасына нигезләнгән. Мәктәп укучыларына бу хезмәтнең мөһимлеген җиткерү, энергетика тармагына кызыксыну уяту, һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Алабуга электр челтәрләренең «Челтәр компаниясе» җәмгыяте филиалы узган ел районының Манзарас урта мәктәбе һәм күппрофильле лицеенда энергосыйныфлар булдыру буенча эш башлады. Үзара хезмәттәшлек мәктәпләр, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Алабуга электр челтәрләре арасында гамәлгә ашырыла. 

Кукмараның булачак энергетиклары интеллектуаль уенда көч сынашты

Филиал хезмәткәрләре энергосыйныфта белем алучы укучыларга махсус укыту программасы нигезендә электр челтәрләре эшчәнлеге буенча лекцияләр укый, практик дәресләр үткәрә. Кукмара районының электр челтәре оешмасында узган күңелле интеллектуаль уенда да егет-кызлар активлык күрсәтте. Дүрт командага бүленгәннән соң, алып баручылар уен тәртибе белән таныштырды. Укучылар Россия энергетикасы тарихы, график, кызыклы фактлар, музыка, Кукмара шәһәре, финал дигән турларда физика законнары һәм энергетика белән бәйле сорауларга җавап бирде, ребуслар чиште, фикер алышты. Тикшерү квизы мавыктыргыч итеп оештырылды. Җиңүче команда Диплом белән бүләкләнде. Калган катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

Кукмараның булачак энергетиклары интеллектуаль уенда көч сынашты

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk