Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Барс-Арена спорт комплексында киокушинкай каратэ буенча республика турниры узды

Турнирда барлыгы 7 яшьтән 13 яшькә кадәр булган 150 бала катнашты.

Бүген Кукмараның Барс-Арена спорт комплексында киокушинкай каратэ буенча республика турниры узды. Турнир 2024 ел –Гаилә елы кысаларында оештырылды.

Ярышта Кукмара, Казан, Баулы, Әлмәт, Яр Чаллы кебек зур шәһәрдән килгән спортчылар 37 авырлык категориясендә көч сынаштылар. Турнирда барлыгы 7 яшьтән 13 яшькә кадәр булган 150 бала катнашты. 

-Сез бирегә гаиләгез, якыннарыгыз белән килгәнсең. Әти-әниләрегез сез - балалары кыю, көчле, аларның горурлыгы булсын өчен тырышалар. Бүген сез үзегезнең осталыгыгызны күрсәтәсез. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булыр. Үз-үзен күрсәткәннәр, югалып калмаганнар җиңүче булачак,-

дигән сүзләр белән турнирны ачык дип белдерде Татарстанда киокушинкай каратэ Федерациясенең төбәкара вәкиле Фәрит Басыйров. 

Киокушинкай каратэ ир-егетләр спорты булып саналса да, соңгы елларда кызлар да әлеге спортка тартыла. Турнирга килгән кыз балаларның шактый булуы да моңа дәлил булып тора. 

-Безнең әле мондый турнирда беренче тапкыр гына катнашуыбыз, - ди Кукмарадан Чулпан Гыйләҗева.- Быел беренче сыйныфка бардык, сентябрьдән бирле шөгыльләнәбез. Күнегүләргә кызым бик яратып йөри. Үземнең дә теләгем зур: физик яктан сәламәт булсын, үз-үзен якларга өйрәнсен дим. 

5 сәгать буена барган кискен көрәш иң кыюларның җиңүләре белән тәмамланды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев