Сайлау участоклары көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
Кукмараның 1664нче номерлы сайлау участогында иртәдән үк халык өзелми. Әлеге участокка барлыгы 980 сайлаучы теркәлгән. Кояшлы һәм көзге матур көнне һәркем, сайлауда катнашып, гражданлык позициясен белдерергә ашыга.
«Кукмаралылар тавыш бирүдә активлык күрсәтә. Сайлау тыныч һәм оешкан төстә уза. Быел участокта өстәмә мөмкинлек тә булдырылды: теләгән кеше гриппка каршы прививка ясата ала. Поликлиникада чират торасы юк, бик уңайлы дип, аеруча өлкән яшьтәгеләр бик теләп ясата», — диде сайлау участогы комиссиясе әгъзасы Алсу Исмәгыйлева.
Сайлау участогына гаиләләре белән, парлап килүчеләр дә күп.
«Сайлау ул — чын мәгънәсендә, бәйрәм. Һәркем бүген үз тавышын бирергә тиеш дип саныйм», — диде офицерлар берлеге рәисе Илфат Гайнанов.
Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Сайлау участоклары көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев