Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Комсомол мәйданындагы сәхнәне бәдрәфкә әйләндергәннәр

Шәһәрдә өч җәмәгать бәдрәфе бар, барысы да эшли, дип хәбәр итә шәһәр башкарма комитеты.

Бу көннәрдә шәһәрнең Комсомол мәйданындагы сәхнәне кемнәрдер бәдрәфкә әверелдергән. Бу турыда «Чиста шәһәр» оешмасының өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова хәбәр итте.

«Безнең хезмәткәрләр көн саен әлеге мәйданчыкны тәртипкә китерә. Сәхнәдәге ул шапшаклыкны да иң беренче булып алар күрде. Без шәһәр башкарма комитеты җитәкчелегенә хәбәр иттек, соңыннан җыештырып алдык. Тагын шуны да әйтәсем килә: утыра торган эскәмияләрнең күбесе көн саен күпер астында була. Иртә белән җыештырырга килүчеләрнең бер сәгать вакыты эскәмия ташып уза», - ди Рафисә Хаҗиәхмәтова.

Өлкән мастер кайбер шәхси йортларда яшәүчеләрнең чүп салынган капчыкларын газоннар өстенә чыгарып куюларына да ачына. «Болай да корылыктан үсеп китә алмый бит инде алар. Өстәвенә капчык тезәләр. Машина белән туктап, шәһәр эчендәге кечкенә чүп савытларына (урналар) пакет белән өйләреннән алып чыккан чүпне атып китүчеләр дә бар. Безнең хезмәтне хөрмәт итмәүләренә күңел әрни», - ди ул.

Җәмәгать бәдрәфләре буенча шәһәр башкарма комитетына шалтыратып, «Кукмарада алар кайларда урнашкан һәм эшлиләрме?» – дигән сорауны юлладык.

Түбәндәге җавап алынды: «Кукмарада өч җәмәгать бәдрәфе бар. Берсе – Атлас Булатов паркында, икенчесе – Ринат Мөхәммәшин исемендәге стадионда, ә өченчесе – район эчке эшләр бүлеге бинасы янында. Бүгенге көндә бәдрәфләрнең өчесе дә эшли».

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэдрэфлэрнең эшләгәнен уз кузегез белән курдегезме, өчеседә ЭШЛӘМИ, кайткан кунаклар алдында оят булды.

    erid: 2VtzqxWHLUk