Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Ел блогерлары»н барладык

Әлеге райондашларыбыз, үзләренең блокларында авыл тормышын яктырткан видеолар төшереп, Инстаграм аккаунтына урнаштыралар.

Василий Иванов - районыбызның Югары Чура авылыннан. Аны икенче төрле тракторчы-блогер дип атарга мөмкин. Ул Вахитов исемендәге хуҗалыкта хезмәт куя, эшчәнлеген, тормышын үзенең Инстаграм челтәрендә ачылган блогында яктыртып бара.

Тәнзилә Идиятуллина Вахит авылында яши. Ул Вахитов исемендәге хуҗалыкта сыер савучы булып эшли. Тәнзилә ханым үзенең блогында: «Авыл кызы булуым белән горурланам. Үз блогымда авыл тормышын, сыер савучының хезмәтен күрсәтәм», - дип язган. Ул шулай ук инстадусларын тәмле ризыклар пешереп тә сөендерә.

Илназ Габидуллин шулай ук Вахит авылыннан. Ул Инстаграмда «Кызык-мызык» исеме белән билгеле. Аның девизы: «Елмаерга тырыш, булса да авыр тормыш».

Айгөл Сәмигуллина да - Вахит килене. Аның Инстаграмдагы аккаунты – aigul_vcele. Айгөл - күпбалалы әни. Ул авыл гаиләсенең инстакөндәлеген алып бара, анда үзенең тормыш вакыйгалары белән бүлешә.

 

 

фото: www.instagram.com/tanziliaidiia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев