Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Чиста шәһәр» оешмасында кышкы сезонга әзерлек буенча соңгы эшләр калып бара

Биредә төп проблема кадрлар җитмәү белән бәйле.


Бүген Кукмараның «Чиста шәһәр» оешмасында техникаларның кышка әзерлеге тикшерелде. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Хәйруллин һәм район ЮХИДИ бүлегенең административ законнарны үтәү буенча инспекторы, полиция капитаны Сергей Егоровлар катнашты.

«Кукмара көннән-көн үсә, матурлана, димәк, андагы чисталык, тәртипкә карата таләпләр дә катгыйлана дигән сүз. Яңа урамнар барлыкка килү, тротуарлар ясалу да эш күләмен арттыра. Шуңа күрә “Чиста шәһәр” оешмасының хезмәте аеруча җаваплы», - дип сөйләде Азат Гарифуллин һәм чисташәһәрлеләрнең эшләрендә уңышлар теләде.

Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе быел районга өч яңа техника: грейдер, зур һәм кечкенә төягеч кайтырга тиеш, дип билгеләп үтте. Әлегә аларның кайсы оешмаларга биреләчәге хәл ителә.

Әйе, «Чиста шәһәр» оешмасының башкарган эш күләмен бәяләп бетергесез: кайчан карама алар шәһәребезне чиста, уңайлы итү өчен көч куя. Әйләнә-тирәбезне чүп-чарадан чистарту, чәчәк, агачларны карап үстерү, кыш көне юл-тротуарларны кардан арындыру һәм башка бик күп хезмәтләрне башкару өчен аларга таң белән торып эшкә барырга һәм караңгы төшкәнче бил бөгәргә туры килә. Быел җәен яңгырлар булмау да эшне шактый катлауландырган. Чәчәкләргә, агачларга, газоннарга даими рәвештә су сибеп торганнар.

«Оешмада ике грейдер, ике зур, бер кечкенә төягеч, биш МТЗ тракторы, ике катнаш юл (КДМ), өч КамАЗ машинасы, тагын бер тагылма кар төягеч бар. Алар барысы да кыш көне кар чистартуда катнашачак. Техникаларны кышкы сезонга әзер дияргә була, соңгы эшләр калып бара. Бездә бүгенге көндә якынча 45 кеше хезмәт куя. Төп проблема кадрлар җитмәү белән бәйле. Хәзерге вакытта өч механизатор, урам җыештыручылар кирәк. Сезон башланганчы, әлеге мәсьәләләр дә уңай хәл ителер, дип ышанам», - диде “Чиста шәһәр” оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәрипов.

Кыш көне юл-тротуарларга сибү өчен 1000 тонна ком, 120 тонна тоздан торган катнашма әзерләп куйганнар.

«Хәзер юлларның торышы буенча таләпләр каты, бозлавык булмаска тиеш. Шуңа күрә кышын бик еш тозлы ком катнашмасын сибәргә туры килә. Көн саен диярлек ике машина, катнашма төяп, шәһәр буенча чыгып китә. Үткән ел ул 700-800 тонна тотылды, запаслар калмады. Шуңа күрә быел күләмен арттырырга булдык», - диде оешма җитәкчесе.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk