Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның чик сакчылары - ветераннары мәктәп укучыларына теннис өстәле бүләк итте

Районның чик буе бердәмлегендә барлыгы 700дән артык кеше бар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан һәм чик сакчылары көне алдыннан районның чик буе гаскәрләре ветераннары Кукмара беренче гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашуда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, үзе дә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән гимназия директоры Васил Касыймов катнашты.


    
Чик сакчылары сүзләренә караганда, мондый очрашуларның төп максаты – балаларга һәм үсмерләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү. Мондый чаралар балаларга Ватанны яратырга һәм якларга, үз илеңнең лаеклы гражданнары булырга өйрәтә.


    
Кунаклар буш кул белән килмәгән иде. Алар мәгариф учреждениесенә теннис өстәле бүләк иттеләр.
   
«Чик буе гаскәрләре ветераннарының мәктәп укучылары белән мондый очрашулары матур традициягә әверелде. Районның чик буе бердәмлегендә барлыгы 700дән артык кеше бар. Бүген очрашуга аларның сигезе килде. Чик буе гаскәрләре ветераннары көче белән мәктәпкә теннис өстәле бүләк ителде», - ди чик сакчысы - ветеран, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең ветераннар советы рәисе Дамир Минимуллин.

Очрашу ахырында чик сакчылары - ветераннар укучыларга Ватанны яратырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк, дип теләкләрен дә җиткерделәр.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев