Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның алдынгы шәхесләрен тәбрикләделәр

Котлыйбыз!

Ядегәр авылыннан биш бала анасы Нигъмәтуллина Рәмзия Ринат кызына һәм Үрәсбаштан сигез бала анасы Никанорова Галина Михайловнага – балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының “Ана даны” медальләре, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының баш белгече Насыйбуллина Эльвира Фирдәүс кызына – җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте, Сабир Әхтәмов исемендәге Манзарас урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бурцева Светлана Владимировнага һәм Галиев Нурислам Нургали улына – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары, Олыяз урта мәктәбенең физкультура укытучысы Нәҗмиев Илсур Туфан улына – күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте, “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогының йөк төягеч шоферы Әхмәтшин Азат Зөфәр улына – күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының юл-транспорт комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте, Кукмара гимназиясе директоры Касыймов Васыйл Габдрахман улына һәм Гомумроссия “Россия пенсионерлар берлеге” оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зәкиев Артур Август улына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, районның мәгариф системасын һәм ветераннар хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткәннәре өчен “Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медальләре тапшырылды.

фото: Эльвира Миннәхмәтова, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk