Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралылар шәһәр үзәгенә яшь чыршылар утыртты

    Әлеге чара «Урманны саклыйбыз» бөтенроссия акциясе кысаларында үтте.

    Бүген Кукмара районы хакимияте һәм башкарма комитет биналары каршында 20гә якын яшь чыршы үсентесе утыртылды. Әлеге эш «Урманны саклыйбыз» бөтенроссия акциясе кысаларында башкарылды.

    Агач утыртуда район башлыгы Сергей Димитриев, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм волонтерлар катнашты.

    «40 ел дәвамында районы хакимияте һәм башкарма комитет биналары каршын чыршы агачлары бизәде. Кызганычка каршы, алар вакыт узган саен картайды. Иске чыршылар киселде һәм алар урынына яңалары утыртылды», - диде Сергей Димитриев.

    Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: