Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар сайлау көнне гармунчылар бәйгесен карады 

“Сагындыра гармун моңнары” дигән бәйгедә ансамбльләр һәм аерым гармунчылар катнашты. 

Бүген Кукмараның Атлас Булатов исемендәге ял паркында республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Сагындыра гармун моңнары” дигән гармунчылар фестиваль-бәйгесе узды. Анда районның төрле авылларыннан ансамбльләр һәм аерым гармунчылар катнашты. 


- Районда гармунчылар бәйгесе күптәннән үткәрелеп килә. Бары тик соңгы елларны пандемиягә бәйле рәвештә туктатылып торган иде. Быел без аны кабат яңартырга булдык, - диде район Мәдәният йорты режиссеры Рамил Сәләхетдинов. 
Әлеге чара район үзешчәннәре башкаруында гармуннарга багышланган җырлар белән үрелеп барды. Бәйгедә катнашучылар лауреат һәм катнашучы дипломнары белән бүләкләнде. 


Еракка яңгыраган моңгы гармун тавышлары халыкны үзенә таба җәлеп итте. 
- 4нче мәктәптә урнашкан сайлау участогына тавыш бирергә килгән идем. Паркта гармун тавышы ишетеп кереп карап чыгарга булдым. Ә монда бик матур концерт бара икән, - диде Кукмарадан Мәрьям исемле өлкән яшьтәге бер апа. – Бик матур уйныйлар, яшьлек елларына кайтып килгәндәй булдым. Оештыручыларга рәхмәт яусын. 

Ризилә КОРБАНОВА/ “Хезмәт даны”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев