Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралы кыйммәтле ислемайны эчәр өчен урлаган

Ир салмыш көе танышының йортына кергән һәм, хуҗаның өендә булмавыннан файдаланып, 1410 сумлык ислемайны урлаган. Ачкычны ул линолеум астыннан алган.

Шушы көннәрдә суд районыбызда яшәүче 31 яшьлек иргә карата хөкем чыгарды. Ир салмыш көе танышының йортына  кергән һәм, хуҗаның өендә булмавыннан файдаланып, 1410 сумлык ислемайны урлаган. Ачкычны ул линолеум астыннан алган.

Судта ир үзенең гаебен өлешчә таныган. Зыян күрүчене моңарчы белүен, аны берничә тапкыр өенә кадәр машина белән алып кайтуын, әмма өенә кермәвен сөйләгән. Бервакыт эчкән көе тәмәке тарту өчен танышы янына чакырусыз керергә булган. Әмма өй ишегенең йозакка бикләнгәнен, ә ачкычның йозак эчендә булуын күргән. Шуннан соң ишеккә шакып караган, ләкин ачучы булмаган. Аннары ул өй эченә үткән. Урларга теләмәгән. Ислемайны эләктерү уе очраклы рәвештә туган. Инде ачылган флаконны куртка кесәсенә салган. Бераздан өйгә күршеләр кергән. Ир алардан хуҗаның кайда булуын сораган да чыгып китү ягын караган. Ислемайны исә сибенү өчен түгел, эчү өчен урлаган икән.

Тиздән кибеттән өенә кайтып кергән хуҗа ислемайның югалуын күргән.

Ул өйдән чыкканда, тышкы ишекне уеп куелган йозакка бикләп, ачкычын линолеум астына яшергән булган. Ә веранда ишеген болай гына япкан, чөнки ул ишек йозакка бикләнми икән. Кибеттә чагында күршесе аңа өенә чит кеше керүен әйткәч,  хуҗа өенә ашыккан. Кергәч, тимер кап эчендәге ислемайның югалуын күргән.

Полиция хезмәткәрләре алдында карак ир гаебен таныган. Йорт хуҗасыннан гафу үтенгән, зыянны тулысынча каплаган.

Суд аны гаепле дип тапкан һәм ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга хөкем иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди жинаятне ачканнар Кукмора полицейскийлары! Преступления века!!!!

    erid: 2VtzqxWHLUk