Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралы Дания апа: Тимер юл узучы күпер астындагы автомобильләр юлы да киңәйтелсен иде

Чөнки Туеш ягыннан килүче машиналарның бер өлеше - дәваханә ягына, ә икенчесе музей яныннан өскә таба борыла.

Газетаның 16 октябрь санында тимер юл буенда алып барылучы төзекләндерү эшләре турында сорау-җавап басылган иде. Минем өстәп шуны әйтәсем килә: бер уңайдан тимер юл узучы күпер астындагы автомобильләр юлы да киңәйтелсен иде. Чөнки Туеш ягыннан килүче машиналарның бер өлеше - дәваханә ягына, ә икенчесе музей яныннан өскә таба борыла. Аеруча иртәнге якта күпер төбендә зур бөке хасил була. Әгәр юл ике машина сыярлык итеп киңәйтелсә, проблема хәл ителер иде. 
Без Кукмарага Пермьнән кайтып төпләндек. Әлеге күпер астындагы юлны балачагымнан беләм, чөнки Бурсыкъелга авылына кайтып йөри идек. Юлга үзгәреш кертергә бик вакыттыр дип уйлыйм. 
Дания апагыз, 72 яшь, Кукмара
Фото: Алсу Саләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk