Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралы 80 яшьлек ир-атның кесәсеннән 1500 сум акча урлаган

Акчалар белән җинаять урыныннан качып, аларны үз теләге буенча кулланган

Кукмаралы  80 яшьлек ир-атның кесәсеннән 1500 сум акча урлаган. Акчалар белән җинаять урыныннан качып, аларны үз теләге буенча кулланган. Бу хакта район судының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

"2019 елның сентябрь аенда кичке сәгать 10нар тирәсендә Кукмара районында яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз, исерек хәлдә, Салих Сәйдәшев урамындагы йортларның берсендә 80 яшьлек ир-атның кесәсеннән 1500 сум акча урлаган. Акчалар белән җинаять урыныннан качып, аларны үз теләге буенча кулланган. Хатын-кызның җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә, өлкән яшьтәге ир-атка 1500 сумлык матди зыян килгән", - диелә хәбәрдә.

Суд утырышында гаепләнүче, зыян күрүче белән килешү сәбәпле, җинаять эшен туктатуны сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук ир-аттан да судка, яклар килешүенә бәйле рәвештә, җинаять эшен туктату турында язмача гариза керде.
Гаепләнүче элек хөкем ителмәгән, нарколог һәм психиатрларда исәптә тормый, яшәү урыны буенча авыл җирлеге башлыгы тарафыннан тәртибе канәгатьләнерлек дип тасвирлана, шулай ук ул китерелгән зыянны үз теләге белән каплый. Әйтелгәннәрдән чыгып, суд әлеге ханымга карата җинаять эшен туктатты.
 

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk