Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов килде

Ул төзекләндерелгән «Нараткай» лагерын карады, хәзерге вакытта биредә ял итүче балалар белән очрашты.

Кукмарага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов килде. Ул төзекләндерелгән «Нараткай» лагерын карады, хәзерге вакытта биредә ял итүче балалар белән очрашты. 

Кукмарага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов килде

«Сезнең капканы үтеп керү белән үземнең дә бала чаклар, лагерьда ял иткәннәрем искә төште. Безнең лагерь Чистай районында яр буенда урнашкан, „Ташбака“ дип атала иде. Әмма безнең заманда мондый яхшы мөмкинлекләр булмады, барысы да гади генә иде. Анда бөтен авыллардан уку алдынгыларын җыйдылар. Без авылдан 6-7 бала бардык. Анда шулхәтле күп кешеләр белән дуслаша һәм аралаша идек. Бу бик матур вакыт һәм аның кадерен белергә кирәк», — диде министр урынбасары. 

Кукмарага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов килде

Шулай ук башкала кунагы цифрлаштыру, интернет платформаларда эшләү буенча квест үткәрде. Ул яшүсмерләргә төрле сайтларда товар сату, алу тәртибе, шәхси мәгълүматларны урнаштыру, игълан-белдерүләрне дөрес итеп тәкъдим итү турында сөйләде. 

Кукмарага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов килде

«Һәр йортта кирәк булмаган, әмма сыйфатын югалтмаган әйберләр бар. Билгеле, аларны сатарга, ягъни яңа хуҗа табарга була. Мәсәлән, сез үстегез, ә киемнәрегез кечкенә калды, чаңгы, велосипед һәм башкалар да инде кирәк түгел, ди. Аларны тик яткырганчы сатарга була. Бу, беренчедән, экологик яктан файдалы, икенчедән, кемдер үзенә кирәкле товар таба, ә сез әле акча да эшлисез. Моның өчен интернет мәйданчыклар бик күп. Бары тик алардан дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк», — диде Ленар Гарипов. 

Кукмарага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов килде

Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ничә яшьтән интернет мәйданчыкларда товар сатарга яраганлыгы, ничек мошенниклар тозагына эләкми калу турында кызыксындылар. 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев