Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага республика буенча сәяхәт итүче «Алдынгылар хәрәкәте» автобусы килде

«Алдынгылар хәрәкәте» республиканың 41 районында булырга өлгерде инде.

Кукмарага Татарстан буенча сәяхәт итүче «Алдынгылар хәрәкәте» автобус туры килде. Әлеге тур Татарстанда ике төркемгә бүленеп, 4 сентябрьдән 13 октябрьгә кадәр дәвам итә.  Бу вакыт эчендә «Алдынгылар хәрәкәте» республиканың 41 районында булырга өлгерде.

Район мәдәният йортында «Беренчеләр хәрәкәте» командасын, шулай ук чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Кукмарада әлеге хәрәкәтнең җитәкчесе Гүзәл Шакировалар сәламләделәр.

Автобус туры командасы яшьләр файдалана ала торган проектлар һәм мөмкинлекләр турында сөйләде. Болар — грантлар (хәтта 1 млн сумга кадәр!), Россия буенча сәяхәт итү, истәлекле бүләкләр алу, күп дуслар табу, аралашу. Әлбәттә, бу җиңел генә бирелми, моның өчен күп тырышырга, үзеңнең талантыңны үстерергә һәм күрсәтә белергә кирәк.

— Хәрәкәтнең төп максаты — балаларга һәм яшүсмерләргә үзләрен шәхси яктан үстерергә, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешергә, үз юлларын табарга мөмкинлек бирү, — ди «Алдынгылар хәрәкәте» автобус туры җитәкчесе Андрей Егоров. — Россия Федерациясендә хәрәкәтнең 12 төрле юнәлеше эшли, Татарстанда —унөченчесе — туган тел юнәлеше бар. Спорт, фән, туризм, медиа, хезмәт һәм башка шундый юнәлешләр яшүсмерләргә үз юлларын табарга ярдәм итә.

-    Мин «Алдынгылар хәрәкетенә быел гына кушылдым. Җәй башында мәдәният һәм сәнгать юнәлешендә Болгар шәһәрендә булган конкурста катнаштым. Алга таба да планнарым зурдан: «Озын тәнәфес» конкурсында катнашып, 1 млн сумлык грант оту турында хыялланам, — ди Манзарас мәктәбе укучысы Магдалена Юскаева. 

Атлас Булатов исемендәге лицей укучысы Камилла Хуҗина «алдынгылар» рәтендә булып, төрле бәйгеләрдә дә катнашырга өлгергән.
-«Алдынгылар хәрәкәте» яшүсмерләр өчен зур мөмкинлекләр ача: яшьләр төрле юнәлештә үсә, иҗат итә ала. Минем монда беренче елым гына түгел,  театр юнәлешендәге проект өстендә эшлим. Алга таба бу хәрәкәтне оештыручы яшүсмерләр рәтендә булырга омтылам. Яшьләргә мондагы мөмкинлекләрне аңлатасым, аларны бу төркемгә чакырасым килә, — дип киләчәккә хыяллары белән уртаклашты ул. 

Чарада колледж, техникум студентлары, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Башта очрашу-танышу өлеше булса, соңрак төркемнәргә бүленеп, үзләре сайлаган юнәлешләр буенча уеннарда катнаштылар, сораулар биреп, үзләре өчен яңа мәгълүмат алдылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk