Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Земфира Ямалова үзе эшләгән коллектив белән берлектә төрле милли проектларны тормышка ашыра

Бүгенге көндә алар, 5 грант проектын тормышка ашырып, ике миллионнан артык суммага тиешле интерактив җиһазлар, күчереп йөртә торган өстәл-урындыклар, уку әсбаплары, ноутбуклар алган, милли киемнәр дә тектергән.

Ике миллионнан артык суммага 5 грант проекты, нәтиҗәле хезмәт һәм рәхмәтле ата-аналар. Эшләгән кеше эшли дә, нәтиҗәсен дә күрә шул. Шәһәрнең «Салават күпере» балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып хезмәт куючы якташыбыз Земфира Ямалова үзе эшләгән коллектив белән берлектә төрле милли проектларны тормышка ашыра. Асылы — балалы гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтү.

Әлеге юнәлештәге эшен Земфира Илдар кызы очраклы гына башлап җибәрми һәм җитәкләми. Бу хакта сөйләшкәндә Гафур Каюмовның «Упкын өстендә уен» трагикомедиясе искә төшә, автор тормыштагы матди байлыкның рухи кыйммәтләрдән өстен булуы хакында яза. Әсәрләрнең сюжеты да нәкъ менә безнең тормыштан алына шул... Земфира Ямалова 1999 елдан «Аккош» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт куя. Биредә эшләү дәверендә ул бар игътибарын әлеге мәсьәләгә, дөресрәге, проблемага юнәлтә. Сүз гаиләдә балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү, сәламәт һәм гармонияле үзара мөнәсәбәтләр хакында бара. 15 елдан соң ул балалар бакчасына күчә һәм ике яшьтән алып өлкәнрәк балаларга милли тәрбия бирү өстендә эшли. Ләкин акчасыз дөнья файдасыз, диләр. Шул чакта автоном коммерцияле булмаган оешма булдыру хакында уйлана башлый. 

Балалар бакчасы базасында «Шанс» оешмасы барлыкка килә. Ни өчен шундый исем, диярсез? 

«Безнең проектта һәрбер катнашучы "шанс"ка ия, ә һәрбер "шанс", үз чиратында, уңышка илтә», — ди әңгәмәдәшем.

Бүгенге көндә алар, 5 грант проектын тормышка ашырып, ике миллионнан артык суммага тиешле интерактив җиһазлар, күчереп йөртә торган өстәл-урындыклар, уку әсбаплары, ноутбуклар алган, милли киемнәр дә тектергән. Хәтта бишеккә кадәр ясатканнар. Шанслылар Саба районы, Нократ Аланы балалар бакчалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Әлеге проектларны тормышка ашыру дәверендә күрше төбәкләр белән 20дән артык телемост үткәрелгән. Шулай ук милли ризыкларга, бишек җырларына, Кукмара районында яшәүче халыкларның милли уеннарына багышланган китапчыклар, брошюралар булдырылган. Хезмәттәшлек итүче балалар бакчалары белән генә дә махсус 8 фестиваль уздырылган.

Бүгенге көндә «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны милли (татар, рус, мари, удмурт) бишек көйләренә йоклаталар икән. Бу үзенә күрә бакчаның бер үзгәлеге булса, икенчедән, тәрбияви момент. 

«Башында балаларга кызык тоелса, хәзер без аның нәтиҗәсен күрә башладык, тәрбияләнүчеләр тынычрак йоклый, аннан һәркемгә үз теле якын, шунысын да онытмыйк», — диде Земфира Ямалова.

Ләкин һәр эшнең уңайлыклары белән берлектә кыенлыклары да булмый тормый. Соңгысы җиһазлар алу белән бәйле икән. Мисалга, проектны язганда сметада кирәкле товарның суммасы бертөрле була, хезмәтебезне кабул иткәнче ярты еллап вакыт узарга да мөмкин. Бу аралыкта җиһазларның бәяләре арта тора. Аннан проектка төзәтмәләр кертергә, оештыручыларга хатлар язарга туры килә, ә вакыт уза дип ассызыклады ул.

Киләчәккә планнары да зур. 

«Беренче чиратта, районыбызның милли балалар бакчасына экскурсияләр оештыру, билгеле, моның максаты — төрле милләт балаларын очраштыру, аралаштыру, аларның мәдәнияте, тормыш-көнкүреше белән таныштыру. Икенчедән, бакчабызда гаиләләр клубын оештыру. Биредә шулай ук төрле милләт гаиләләре арасында тәҗрибә алышу, туган телгә, туган җиреңә мәхәббәт тәрбияләү, башка милләт кешеләренә хөрмәт уяту күздә тотыла», — диде оешма җитәкчесе.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев