Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан ирле-хатынлы Әгъләмовлар: Киләчәк бездән тора

Әлеге пар беренче тапкыр ир белән хатын буларак сайлауда тавыш бирде.

Бердәм тавыш бирү көнендә яшь пар Кукмараның 1667 номерлы сайлау участогына тавыш бирергә килде.

Кукмарадан Илгизәр Әгъләмов белән Фирүзә Мортазина шимбә көнне, 12 сентябрьдә өйләнеште. Бердәм тавыш бирү көнендә әлеге пар ир белән хатын буларак беренче тапкыр катнашты.

«Сайлауларга уңай карыйбыз. Киләчәк бездән, яшьләрдән тора бит. Шуңа да сайлау участогына килдек. Һәр кешенең үз фикере, һәр нәрсәгә үз карашы булырга тиеш», - ди Әгъләмовлар.

Яшь гаилә бллетеньнәрне урнага бергә салды.

Алар Интернет челтәрендә таныша. Ярты елдан соң егет кызга тәкъдим ясый. Туйны махсус көз аена билгелиләр. Яшьләрнең сүзләренә караганда, бу матур, бай вакыт.

Парларның планнары - бер-береңә ярдәм итеп, саклап, гомер буе дус-тату яшәү, балалар тәрбияләү.


фото: шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk